Татар теленең киләчәге бармы? Кытай татары уйлары.

Татарстан җөмһүриятендә ике дәүләт теле, берсе — татар теле, икенчесе рус теле. Ул кулланылышы буенча активрак, әлбәттә. Татарча сөйләшүче кешеләрнең күбесе картлар дип уйлыйм, нигә дигәндә, мин татарча сөйләшүче яшьләрне бик аз күрәм.

Мин кайда гына керсәм дә татарча сөйләргә ашыгам, бу миңа җиңел булу белән түгел, ә горурлану бар монда, урамда йөргәндә татарча сөйләшсәм миңа күп кеше карый, аннары тавышым тагында арта бара — татар икәнемне белсеннәр. Минем сөйләмдә акцент булса да оялмыйм.

Яшьләр татарча сөйләшми дигән сүз татар теленең киләчәгенә нокта куярга мөмкин. Киләчәкнең хуҗасы булырга тиешле яшьлар татар теленнән ерагайса аны чит илдән килүче халык сөйләшми. Руслар һәм башка милләтләр татар теленә игътибар да итми. Картлар үлгәч, яшьләр татар телен музейга кертеп куя да туган тел булмаса да Рәссәй телен куллана.

Университет һәм мәктәплардә татар теле буенча сыйныфлар булса да, дәрескә я кеше йөрми, я анда кеше бик аз. Уку йортларыннан чыгуга, 70% кеше рус телендә сөйләшә башлый. Моңа карата күпме чаралар уздырылды, күпме тырышу булды, ләкин бу хәлне үзгәртү җиңел түгел. Шулай булса да безнең иелмәс-сынмас халкыбыз хәзергә хәтле маташа, тел өчен җан бирүчеләр әз булса да, һаман бар, югалмадылар.

Татар теленең киләчәген түрәләр хәл итмәсә, халыкка авырга туры килә, халык кулында каләм бар, авыз бар, яза белә, сөйли ала, ләкин хокук булмаса язма күп булса да, көне буе сөйләсә дә хәл ителмәс.

Надир Фатих. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.