«Татар яшьләре көннәре»: кавыштыра, табыштыра…

25-29 август көннәрендә Казанда XXVII Татар яшьләре көннәре үтәчәк. Быелгы татар яшьләре көннәрендә 30дан артык төбәктән, шулай ук Франция, Канада, Казахстаннан татар яшьләренең килүе көтелә. Барлыгы 150ләп делегат булачак.

Тарихка күз салсак, беренче татар яшьләре көннәренең инициаторлары булып татар студентлары тора, ягъни ул дәүләт тарафыннан оештырылган чара түгел. 1990 беренче мәртәбә татар яшьләре Казанган җыела һәм шул вакыттан бирле бер елга да туктатылмыйча үткәрелеп килә. Төрле еллар –  30-40 кеше җыелган вакытлар да, төбәкләр саны кимегән чаклар да була. 27 ел берөзлексез татар яшьләре тарафыннан оештырылып килгән проект бүген дә яши. 1999 елда “Идел” Яшьләр үзәге оешканнан соң Татар яшьләре көннәрен үткәрү алар карамагына күчә.

Иң беренче татар яшьләре көннәре ул вакыттагы иске “Волга” яшьләр үзәгендә узган. “Идел” оешканнан соң кабаттан шунда ук, яңартылган “Волга” яшьләр үзәгендә үткәрелә башлый. Аның теплоходта узган вакытлары да бар иде. Быел яшьләрне янәдән “Борис Полевой теплоходында  көтәләр.

Ульян, Самара, Тольятти, Болгар, Свияжск шәһәрләренә керәчәкбез. Шул рәвешле, без читтә эшли торган татар оешмалары белән күрешеп тә, аларның яшәешен, көнкүрешен карап та китәргә планнарыбыз бар. Янәдән теплоходка кайту – безнең өчен бик куанычлы, чөнки соңгы 8 ел дәвамында безнең әле тплоходта йөргәнебез булмады, — дип уртаклашты «Идел» Яшьләр үзәге директоры Ләйсән Сафина.   

Делегатларга килгәндә, аларны сайлап алганда татар телен белү дигән шарт куелмый икән. Чөнки яшьләрнең өмет беләнт тулышкан күзләре Татарстанга төбәлгән һәм биредә дә алар читкә тибәрелсә бик күпне югалтырга мөмкинбез дип уйлый Ләйсән Сафина. Барлык делегатларга куелган беренче таләп: алар анкеталарын, гаризаларын җибәргәндә, нинди дә булса проектларын тәкъдим итәргә тиеш. Шул заявкалар нигезендә төрле төбәкләргә квоталар биреп, алар Казанга чакыру алалар.

Билгеле, быел да гаризалар саны аз түгел иде, чөнки килергә теләүчеләр саны чыннан да бик зур. Иң кызыгы шунда: кайбер төбәкләрдә хәтта бер оешмадан гына түгел, 2-3 оешмадан да киләчәкләр. Мисал өчен, Әстерханнан, Төмәннән бер генә татар оешмаларын тәкъдим итмиләр, ә берничә оешмадан делегатлар булачак, — ди Ләйсән Сафина.

Чакыру җибәргәндә, Татар яшьләре көннәренең үз алдына куйган максатлары, нинди делегатлар килергә тиешлеге турында язылган була. Шуңа күрә андагы иҗтимагый оешмалардан әзер делегатларны җибәрәләр. Егетләр-кызлар азмы-күпме Татар яшьләре көннәренең нәрсә икәнен белеп килә икән.

Әмма беренче тапкыр килгәндә: “Без моның хәтле татарны беркайчан да күргән юк иде, без бигрәк күп икән дигән яшьләр дә бар, — ди Ләйсән Сафина. — Шуңа күрә безнең өчен ул ничектер сәер тоела. Елдан ел өстәлә торган төбәкләрнең булуы, өр-яңа оешмаларның безнең рәтләргә керүе бигрәк тә сөендерә. Мисал өчен, быел Краснодар өлкәсеннән һәм Дагыстаннан татар яшьләре беренче мәртәбә киләчәк. Шуңа күрә моңа кадәр булган делегатлар үзләрен чын дусларча, кардәшләрчә тотып аларны бер дулкынга алып кереп китә алыр дип уйлыйм.

Программага килгәндә, алда искәрткән өлкә татарлары белән очрашулар, андагы шәһәрләрдә зур түгәрәк өстәлләр көтә делегатларны. Билгеле, Самарага, Тольяттига баргач, андагы татарлар кайчан килеп төпләнгән, ничек яшәгәнлеге турында экскурсияләр дә каралган. Аннан кала ел саен традициягә кергән төрле мастер-класслар узачак. Вокал серләренә делегатларны елдагыча Татарстанның халык артисты, КФУ галиме Миңгол Галиев укытачак, татар тарихы дәресләрен Фаяз Хуҗин алып барачак, кием дизайны серләренә төшенергә модельер Ләйсән Хаҗиева булышса, актерлык осталыгы серләрен Луара Шакирҗан чишәчәк. Билгеле, яшьләр булгач күңел ачмыйча да булмый. Күп төрле, күңелле кичке чаралар да каралган. Моннан тыш үз проектларын тәкъдим итү, аның белән эшләү, тәҗрибә алмашу, төрле очрашулар көтә.

Планнар чыннан да зурдан. Чөнки елына бер мәртәбә җыела торган Татар яшьләре көннәре яшьләрнең үзләренең фикеренчә, ул аларга импульс бирү, ягъни “Без әле Татарстанга кирәк», — дигән шундый якты зур өмет булдыру. Моннан тыш, аларга эшләү мөмкинлекләре һәм инструментарийлар бирү. Татар яшьләре көннәре барган вакытта алар көн буе нинди проект булдырыйк икән, сездә ниндиләр бар дип аралашалар. Аларны яңадан үз төбәкләренә яраклаштырып менә шушы эшкә кертеп җибәрү.

Яшьләр Татарстанда, илдә бара торган сәяси вәзгыятькә бик бәйле. Аларны барлык процесслар да кызыксындыра, Мәскәү-Казан шартнамәсе дә, Президент институты да. Яшьләр әлеге темаларга сөйләшергә әзер. Алар Татарстаннан килгән спикерларны гына көтеп торалар. Шуңа күрә аларга сәясәт тә, дин дә, икътисад та ят түгел. Күбесе үз бизнесларын булдырып, олырак оешмаларга да аяк басканнар инде.

Татар яшьләре көннәренә аерым бер тема бирү практикабыз юк, — дип белдерде Л.Сафина. — Алга таба кирәк булуы шулай ук сорау. Делегатлар безгә килер алдыннан анкеталарын юллаганда, кем белән очрашырга теләк белдерәләр, нинди темаларны программага кертергә дигән сорауларага да җавап бирәләр һәм без, оештыру комиссиясе буларак аларның кызыксынуларына җавап табардай мәйданнар әзерләргә тырышабыз. 2008 елда татар яшьләре көннәрендә беренче тапкыр катнашканда татар яшьләре кайда күңел ачырга тиеш, хәрамлеме ул, хәрамсез булырга тиешме дигән темалар күтәрелгән булса, бүген алар балалар белән эшли башлады, өстәл уеннары чыгаралар, бүгенге замана таләпләренә җавап бирә торган яңа проектларны барлыкка китерделәр. Киләчәктә дә шулай булачак, чөнки дөнья үзгәрә, без дә бер урында торырга тиеш түгел.

«Татар яшьләре көннәре» табыштыра, кавыштыра…

Татар яшьләре көннәренең беренчесеннән үк матур күренеш барлыкка килә. Ул да булса, төрле төбәкләрдәге егет-кызлар кавышып татар гаиләләре төзи. Инде үз балаларын әлеге чарага җибәрүчеләр дә бар икән. Ләйсән Сафина әйтүенчә, бүген андый гаиләләрнең саны 50гә якын. Татар яшьләре көннәре үзенең 25 еллыгын бәйрәм иткәндә, татар яшьләре көннәрендә кавышкан 36га якын гаилә оешкан була.

Әле күптән түгел генә Тула өлкәсеннән шатлыклы хәбәр килеп иреште: былтыргы татар яшьләре көннәрендә килеп беренче мәртәбә катнашкан Рөстәм исемле гете андагы делегатлар белән танышып, Новосибирск татар яшьләренең бер чарасына барып аннан кыз алып кайткан икән. Бүген алар Тула өлкәсендә яшәп яталар. Әти-әниләре дә татар кызы табуына шатланганнар, татар оешмасы өчен дә бу бик зур вакыйга булган. Шуңа күрә бу елдан-елга бар һәм булачак традиция, чөнки Татар яшьләре көннәре яшьләрнең табышу, кавышу урыны, алага таба да татар гаиләләре саны ишәер дип уйлыйм, — дип сөенече белән уртаклашты Л.Сафина.

«Татар яшьләре көннәре»нә үзгәрешләр кирәкме? 

Татар яшьләре көннәзренең 25 еллыгын үткәргәндә, аны иң беренче тапкыр оештырган ветераннарны да чакырган идек. Билгеле, 25 ел – күп вакыт һәм бүгенге яшьләр белән ул вакыттагы буын арасында ниндидер аңлашылмаучанлык, ветераннарның татар яшьләре көннәрен иң беренчесе кебек итәргә теләү, күрергә тырышу бар иде. Мин шушы очрашуны күргәннән соң үземдә шундый уй барлыкка килде – кайчандыр еллар үткәч татар яшьләре көннәренә килеп аларны сүгү түгел, ә әле җыелалар бит, әле фикерләре саллы, дәлилле дип шатланып китәргә язсын иде дигән теләк куйган идем үз алдыма. Әйе, вәзгыять башка иде. Әмма 27 ел үтте, шөкер, бүген менә шундый проектлар әле яшәп килә. Без бик күп вакыт дәвамында төрле кешене, хөкүмәтне сүгә алабыз. Ләкин иң мөһиме — татар яшьләре көннәре бүген узып килә һәм алага таба да шулай булыр дигән өметтә калабыз. Бүген инде татар яшьләре җыелып, аның финанс мөмкинлекләрен каплый алмаслар иде, шуңа күрә, бәлки, хөкүмәткә рәхмәт кенә әйтергә кирәктер. Татар яшьләре көннәре үз миссиясенә тугры калып ел саен актив булган, телебезне, тарихыбызны, динебезне, мәдәниятебезне сакларга әзер булган егет-кызларны җыеп килә һәм алага таба да шулай булсын иде дигән өметтә калам, — диде Ләйсән Сафина.

Билгеле, «Татар яшьләре көннәре»н киң колачлырак итәсе килә. Ул Казанда гына түгел, барлык төбәкләрдә дә үзләренең региональ татар яшьләре көннәрен үткәреп Казанга килсеннәр иде дигән теләкләре дә бар оештыручыларның. Ләкин бу финанслауга, оештыру эшләренә кайтып кала икән.

Яшьләр сәясәттән читтә булмасыннар иде, — дип тели Ләйсән Сафина. — Чөнки алар кулына барлык эшләрне, милли хәкәтне тапшырыр бер көн килеп җитәчәк һәм анда чын мәгънәсендә моңа лаеклы һәм без әле булдыра алабыз дип расларлык яшьләр булсын иде дип кенә өметләнәм. Билгеле, без бүген татар яшьләре көннәрен менә шулай күрәбез һәм оештырабыз. Әмма бездән соң киләчәк буын аны гомумән башкача итеп күрер. Һәрхәлдә, ничек кенә булмасын, татар яшьләре көннәре үз асылына тугры калсын иде. Җыр-биюгә кайтарып калдырмыйча, татар милләте алдында торган проблемаларны күтәреп, шул ук вакытта яшьләрчә күңел ачып, төрле темаларга сөйләшердәй, фикерләшердәй, аралашырдай егет-кызлар җыелсын иде.       

Раил САДРЕТДИНОВ.