Татар юнәлеше белән кызыксынучылар арта

КФУның Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына беренче тапкыр 1 меңнән артык кеше кабул ителгән. Бу хакта «Тар-информ» мәгълүмат агентлыгында үткән очрашуда билгеле булды.

“Быелгы кабул итү уңышлы булды. 1013 студент рекорд сан дип әйтергә була. Институтның 1 меңнән артык кеше кабул иткәне юк иде. Узган ел, мәсәлән, 980 кеше иде. Быелгы кабул итүнең сыйфат ягы да безне сөендерде. Беренчедән, институтта конкурс 1 урынга уртача 16 кеше булды, узган ел 15,5, алдагы елларда 13-14 кеше иде”, — диде Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры урынбасары Рамил Мирзаһитов.

Рамил Мирзаһитов институтка керү өчен Бердәм дәүләт имтиханының нәтиҗәләре уртача 85 балл булганын әйтте. “Татаристика һәм тюркология мәктәбенә керү өчен баллар югары булды. Филология юнәлешендә 78 балл, һәм педагогик белем бирү, татар теле һәм әдәбияты юнәлешендә 78,8 балл. 100 баллы абитуриентлар килү сыйфат күрсәткеченең берсе булып тора. Безнең институтка БДИдан 100 балл җыйган 16 кеше керде. КФУга төрле юнәлешләргә 65 кеше кабул ителде. Быел институтка бөтенроссия олимпиадаларында җиңүчеләр һәм призерларны күп кабул иттек. Гомумән, университетта 36 кеше исәпләнә, шуларның 4се безнең институтта. Өчесе призер, берсе җиңүче. Алар Чаллы, Казан, Арчадан, Чиләбе шәһәреннән”, — дип белдерде.

Рамил Мирзаһитов әйтүенчә, милли кадрлар әзерләячәк өч төркемдә – математика һәм информатика, музыка һәм өстәмә белем бирү, тарих һәм җәмгыять белеме буенча төркемнәрнең һәркайсында 25шәр кеше укый. “Читтән торып уку бүлегенә кабул ителгән 50 кеше 6 ел белем алачак. Алар берьюлы ике белгечлек – башлангыч мәктәп укытучылары һәм югары белемле мәктәпкәчә тәрбиячеләр белгечлекләренә ия булачак. Бер генә юнәлеш буенча укысалар, уку 5 ел бара. Ә безнең һәр юнәлешкә 3әр ел биреләчәк, чөнки без барысын да Татарстанның педагогика көллиятләреннән кабул иттек. Арча педагогика көллиятеннән – 16, Казан педагогика көллиятеннән, Түбән Кама һәм Минзәлә педагогика көллиятләреннән студентлар җыйдык. Аларны Мәгариф министрлыгы тупларга булышты. Алар бүгенге көндә башлангыч белем бирүче укытучылар яки балалар бакчаларында тәрбиячеләр”, — диде ул.

Татар теле һәм әдәбияты укытучыларын әзерләүгә килгәндә, институт директоры Рәдиф Җамалетдинов федераль бюджеттан ел саен урыннар бүлеп бирелүен әйтте. “20 кеше педагогика белеме, тагын 20се филология юнәлешендә кабул ителә иде. 40лап бакалаврга федераль бюджеттан ел саен урыннар карала. Быел республика Хөкүмәте заказы белән башка белгечлекләргә дә балалар кабул иттек. Алар киләчәктә милли мәктәпләрдә эшләргә тиеш булачак”, — диде.

Быел шулай ук КФУның Г.Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә чит төбәкләрдән килүчеләр арткан. Бу хакта югары мәктәп директоры Әлфия Йосыпова хәбәр итте.

Аның әйтүенчә, соңгы вакытта чит төбәкләрдән килүчеләр кимүе күзәтелгән булса да, быел бу мәсьәләдә куанырлык җирлек бар. “Безгә Башкортстан, Чувашстаннан студентлар күп килә. Быелгы бакалаврлар арасыннан Оренбург, Киров өлкәсеннән килгән студентлар, магистратура программасында Казахстаннан, Кытайдан килеп укучы магистрлар бар. Бакалавриатта татар теле, әдәбияты, журналистика төркемендә Кытайдан килгән ике студент белем ала. Моннан тыш, югары мәктәптә музыка, дизайн буенча кабул итү булды. Студентлар бюджет һәм түләүле уку урыннарына кабул ителде”, — дип сөйләде Әлфия Йосыпова.

Ул милли төркемнәргә тупланган студентларга 4 курс дәвамында татар теле дәресләре керәчәген әйтте. Тармак терминологиясен өйрәтү белән бәйле дәресләр дә булачак. Шулай ук, алар өчен татар әдәбияты, татар милли сәнгате, тарих буенча да өстәмә дәресләр куелган. “Татар теле һәм әдәбияты юнәлешенә 5 программа буенча студентлар, магистрлар кабул иттек. Бакалавриат программасында педагогик белем бирү, татар теле, әдәбият, чит телләр, инглиз, төрек телләре төркемнәре тупланды. Барлыгы 29 студент белем ала. Филология, татар теле, әдәбият, журналистика юнәлешендә 25 студент укый. Моннан тыш, магистратура программаларына татар теле, әдәбият юнәлешендә студентлар кабул иттек. Татар теле, әдәбияты теориясе, технологияләр программасы, татар әдәбияты һәм мәдәнияте программасы, мәдәниятара багланышларда төрки телләр программаларына магистрлар туплап, бу юнәлешләрдә укыту алып барыла”, — дип билгеләп узды.

“Республика заказы буенча кабул ителгән математиклар, тарихчылар, музыкантлар һәркайсы татар телен камил белә. Алар мохиткә ияләштеләр, татар теле, әдәбияты белән бәйле чараларга безне чакырыгыз, дип сорап киләләр. Алар бүген беренче тапкыр Укытучылар көненә багышланган концертта катнашачаклар. Киләсе атнада фәнни-гамәли конференцияләрдә актив катнашырга теләк белдерделәр”, — диде Әлфия Йосыпова.

Чыганак: «Татар-информ» МА