«Татарча диктант-2019» кемнәрне җыйды?

19 октябрьдә дүртенче тапкыр «Татарча диктант» акциясе узды. Быел әлеге акциягә 22 ил, 47 төбәк һәм Татарстанның барлык районнары кушылган. Төп мәйданчык булып елдагыча Казан Федераль Университетының филология һәм мәдәниятара багланышлар институты сайланган иде.

Катнашучылар арасында Татарстан Республикасының премьер-министры урынбасары, мәгәриф һәм фән министры Рәфис Тимерхан улы Борһанов та бар иде.

-«Татарча диктант» — белемебезне тикшерүче, белемгә омтылуыбызны күрсәтүче чара. Нәтиҗәләр сөендерерлек булмаса, күбрәк укып, көндәлек тормышта татарча аралашып, бер ел дәвамында телебезне камилләштереп, киләсе елга яхшылап язарга мөмкинлек бар. Шул рәвешле татар теле онытылмаячак! — дип катнашучыларны сәламләде ул.

Акцияне оештыручыларның берсе, Бөтендөнья Татар Конгрессының яшьләр белән эшләү комитеты башлыгы, Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова «Татарча диктант»ның төп максаты — татар телендә грамоталы язу һәм сөйләшүгә өндәү дигән фикердә.

-Чит телдә хата белән язучы кешене без түбәнсетәбез, ә татар телендә хаталар җибәргән кешегә билгеле бер ташлама ясала, бу нормага әйләнеп бара. Моңа юл куймаска кирәк!

Диктантны язар алдыннан, Башкортстан һәм Мәскәүдәге мәйданчыкларда язучы милләттәшләребез сәламләде. Чит төбәкләрдә яшәүчеләр белән онлайн-трансляция алып барылды.

Әйтергә кирәк, быел диктантның тексты Татартанның халык язучысы Роберт Миңнуллинның «Мин кулыма китап алам» әсәреннән алынган иде. Диктантны К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры артисты Резидә Сәләхова укыды.

Язучылар арасында Татарстанның халык артисты Резидә Төхвәтуллина ла бар иде:

-Әлеге акциядә беренче мәртәбә катнашам. Үземне тикшереп карыйсым килде. Кечкенә чакта диктантлар язарга бик ярата идем, ничектер җиңел кебек тоела иде алар миңа. Бүген исә өчле куйсалар да, бик сөенәчәкмен,- дип хис-кичерешләре белән уртаклашты ул.

Ә 67 яшьлек Миңлегөл апа Әхмәдуллина мондый акциянең берсен дә калдырмавы белән горурлануын әйтте:

-Мәктәптә бишкә генә укыдым, бүген дә бишле көтәм! Ел саен киләм дә, шатланып кайтып китәм моннан. Киләсе елга да катнашырга язсын.

Янында басып торучы ак яулыклы әбекәй диктант вакытында шигырь дә язарга өлгергән!

-Вафилә апаң булам. Быел 79 яшемне тутырдым. Диктантны икенче тапкыр язам. Язып утырган чакта, башыма шигырь юллары килде :

«Татар телем ярдәм итте

Биш телне өйрәнергә.

Менә хәзер диктант язам,

Белемемне тикшерергә.»

Афәрин диясе генә кала! Өлкән булуларына карамастан, килгәннәр, язганнар бит! Яшьләргә үрнәкне менә кемнәрдән алырга кирәк!

Төп мәйданчыкта диктант язучылар арасында Казахстаннан килгән танылган табиб, галим Морат Кәримов та бар иде. Аның белән дә әңгәмә кордык:

-Казанга балаларыма килдем. Ике ел рәттән «Татарча диктант» акциясендә катнашыр өчен дип тә киләм. Бик теләп катнашам, белемемне тикшерәм. Шуның белән горурлана алам: татар телен белгәч, мин казахча да, үзбәкчә дә, балкарча да яхшы сөйләшәм. Бер телне белү миңа бик күп мөмкинлекләр ачты! Балаларыбызны да татар телендә сөйләшергә өйрәтергә, аларны белемле булырга өндәргә кирәк, дип уйлыйм.

Казахстаннан килгән милләттәшебезнең сүзләрен бөтен татар халкы ишетсен һәм исендә тотсын иде!

Лилия Гыймазова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.