Татарча диктант язу көне билгеле

«Яз». Бөтендөнья татарча диктант акциясе шулай дип атала. Ул, гадәттә, көз көне үткәрелә. Быел диктант язу көне итеп 19 нчы октябрь билгеләнгән. Акция көндезге сәгать бердә башлана. Әлегә үткәрелү урыннары, мәйданчыклар билгеле түгел. Былтыр акция 9 илдә һәм Россиянең 20 төбәгендә үтте. Оештыручылар быел акциягә тагын да күбрәк кеше катнашыр дип көтелә. Исегезгә төшерәбез, Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты башка елларны төп мәйданчык итеп билгеләнә иде. Диктантны радио-телевидение алып баручылары, театр актерлары укый. Былтыр диктант язачак өзекләр билгеле иде.

Хәзерге вакытта “Татарча диктант”ны оештырырга теләүчеләр белән эш бара. Бу хакта «Татарча диктант» Вконтакте төркемендә хәбәр ителә.

Һәркем үз төбәгендә, шәһәрендә, авылында яки мәктәбендә әлеге чараны үткәрә ала. Оештыручы булырга чит илдә, Россия буенча, Казанда һәм Татарстан районнарында “Татарча диктант — 2019”ны үткәрергә теләгән кешеләр чакырыла.

Тулырак мәгълүмат белән чараның ВКонтакте төркемендә танышырга мөмкин — vk.com/wall-130265708_325

“Татарча диктант” быел дүртенче тапкыр уздырылачак.