«Татарча диктант» язып кара

29 октябрьдә сәг. 11:00 дә «Татарча диктант» акциясе узачак.

Акцияне оештыручылар – Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институты, Бөтендөнья татар яшьләре форумы,  “Каюм Насыйри институты” фәнни-белем үзәге, Бөтендөнья татар конгрессы, Татарстан Яшьләр һәм спорт министрлыгы.
Акциянең максаты – татар телендә хатасыз язарга өйрәнүгә омтылу, әдәби татар телен кулланучылар даирәсен арттыру, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү мәсьәләләренә игътибарны арттыру. Казанда диктантны Г.Камал исемендәге татар дәүләт академия театры актеры Фәнис Җиһанша укыячак. Диктант өчен танылган татар әдәбинең бер әсәре сайлап алыначак. Диктантка әзерлек максатыннан http://diktant.tatar/ сайтында Әмирхан Еникинең «Кем җырлады?», Аяз Гыйләҗевнең «Тәрәзәләр», Габдрахман Әпсәләмовның «Икенче гомер» әсәрләреннән өзекләрне тыңлап, әзерлек үтәргә була. Шулай ук сайтта татар телендә диктант язганда хаталар җибәрмәс өчен кагыйдәләр дә урнаштырылган.
Һәр теләгән кеше диктант язуда катнашып татар телен белү дәрәҗәсен сынап карый ала. Теркәлү http://diktant.tatar/ сылтамасы аша.
«Татарча диктант» Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Уфа, Екатеринбург, Төмән, шулай ук Павлодар (Казахстан) белән Бишкәк (Кыргызстан) шәһәрләрендә оештырылачак.

Ләйлә Сабирова