Татарча Meetup яки татар студентларын ни кызыктыра?

700дән артык татар студенты бер урында җыелды. Моның сәбәбе – соңгы 10 елда беренче мәртәбә Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан уздырылган татар студентлары очрашуы. TED форматындагы рухландыргыч чыгышлар, Алтайга юллама, альтернатив музыка һәм башкасын безнең студентлар ничек кабул итте?

13 февральдә Уникс концертлар залында узган әлеге чараның асылы – бөтендөньяда популяр булган TED TALK форматы куллану. Бу форматка мөрәҗәгать итүчеләр нинди дә булса идеяны 18 минут эчендә тәкъдим итәргә тиеш. Һәрхәлдә, Интернет язмаларында шул хакта сөйләнә. 18 минут –тамашачының игътибарын саклап калу өчен иң кулай вакыт, диелә. Татарча TED TALK бик үк татарча булмаса да, араларында кызыклы чыгышлар байтак иде. Татар википедиясе, Татарча Маслоу пирамидасы, “Ачык университет”, татар альтернатив музыкасы һәм башка темаларга тукталдылар. Тик, тәмле әйбер күп булмый, диләрме әле? Оештыручылар моны онытып җибәргән иде ахры. Мәгълүмат күп. Кызыклы да ул үзе, әмма уку белән башы каткан бичара студентларның шушы кызыкны эләктереп калырга теләге дә, көче дә калмаган иде. Алма төшәрлек тә урыны калмаган тамашачы залы берзаман бушады да бетте.

Әлеге чараны тарихи дип атаган ТР Премьер-министры урынбасары, Бөтендөнья татар конгрессы Милли Шура рәисе Васил Шәйхразиев студент еллары – бу тормышта үз юлыңны эзләү чоры, дигән фикере белән уртаклашты. Эзләнүчеләрне ул Бөтендөнья татар яшьләре форумы командасына кушылырга да чакырды. Аның сүзләренчә, тәҗрибә алырга һәм татарлык брендын үстерүгә үз өлешен кертергә теләгәннәр өчен бу – менә дигән мөмкинлек.

Татар яшьләре форумы рәисе Ленария Мөслимова исә Уникска җыелган студентларга зур өметләр багълавы турында искәртеп үтте:

– Татар яшьләре форумы һәм, гомумән, татар проектлары турында белмәүчеләр бик күп. Мондый очрашулардан соң алар белән танышучылар гына түгел, бу проектларга кушылучылар саны да артыр, дип өметләнәбез.

Оештыручылар бүгенге яшьләрнең игътибарын сүз белән генә яулап булмавын аңлаганнар иде ахры. Әлеге кичә төрле конкурсларга бай булды. Төп өч приз – Алтайга 12 көнлек юллама, Екатеринбургка эшлекле сәфәр һәм премьер-министр Васил Шәйхразиев белән иртәнге аш турында алдан ук әйткәннәр иде инде. Әлеге призларга лаеклыларны онлайн биремнәр аша ачыкладылар. Кызганыч, бу да чарага килгән 700 студентның якынча 300енә генә кызык тоелды.

Оештыручылар мондый чаралар алга таба да үткәреләчәк, дип белдерде. Әлбәттә, татарлык брендын үстерү өчен бу яхшы чара. Тик, бренд үсеп, студентлар үзаңында берни үзгәрмичә, чараның исеме генә калмасмы?

Лилия ГЫЙМАЗОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең 1 курс студенты.