Татарча Stand-Up турында ишеттегезме?

1 нче апрель көлке көне булу уңаеннан Казан Федераль Университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институтында стендап жанрында чыгыш ясап, бик күпләргә билгеле булган комик Сергей Детков белән очрашу узды.

Казан стендап-юмор осталыгы буенча өченче башкала исеменә дәгъва кыла икән. Ә нишләп кылмаска ди? Үз күзләребез белән күрдек бит шәһәребездәге иң шәп стендап осталарын. Алар башкалардан һич кенә дә ким түгел. Сәхнәдә үз-үзләрен тотышлары белән дә, юмор өлкәсендәге белемнәре һәм осталыклары белән дә аерылып торалар. Үзләре аерым бер дөньяда кайнап, алга омтылып яшиләр. Чарада төп кунактан кала, Казандагы стендап хәрәкәтенең җитәкчеләре Илдар Фәттахов белән Артур Шугумов та бар иде. Костюм-чалбар, галстуктан булуларына карамастан, алар үзләрен студентлар белән бер дулкында тотарга тырыштылар, еш кына шаяртып, кызыклы хәлләр сөйләп залда утыручыларны таң калдырдылар.

Казанда бик тиздән беренче мәртәбә Stand-up club ачылачагы турында сөйләделәр алар. Ә яшьләргә исә бу юнәлеш бик якын һәм кызыклы тоелды, ахры. Сорау артыннан сорау ява торды, кунакларыбыз шаяру тоташ күңелле мәзәкләр белән әңгәмәне дәвам итә тордылар. Яшь буынны төрле яктан үстерү, аларны аң-белемле генә түгел, шул ук вакытта шаян һәм шук итеп тәрбияләү өчен Казаныбызда яңа мәйдан булдырылачак. Теләге булган һәркем бирегә килеп, үз-үзен сынап карый ала икән.

Иң мөһим яңалыкларның берсе булып, татар телендә Stand-Up оештырырга теләүләре турында фикер булды. Чыннан да, татарларда да шаяра, көлдертә белүче стендап осталары аз түгел бит. Аларга мөмкинлекләр бирү генә җитә, кем белә, бәлки Казаныбыз татарча шаяру белән алга китеп, югары позицияләрне били алыр? Сүз сүз белән, ә нәтиҗәсен күрү өчен эшләп карарга кирәк.

Бу очрашу студентларны шул кадәр кызыксындырды ки, хәтта кайберәүләр инде стендап мәктәбен ачу турында сүз куерта башладылар. Ләкин Сергей Детков, бу фикерне ишеткәч, хәйләкәр генә елмаеп куйды:

– Бу журналистика түгел, монда аерым бер кагыйдәләр дә, нинди дә булса чикләр дә юк, моңа өйрәтеп тә булмый, — диде ул.

“Ә стендап остасы булганчы кемнәрнең иҗатларына карап югарыга омтылдыгыз, кемне үрнәк итеп куйдыгыз?”, – дигән сорауга болай дип җавап кайтарды:

– Беркемне дә. Кемгә дә булса охшатып, аларның идеяләре белән эшлисем килмәде. Ничек тә булса үземчә, яңача иҗат итәсем килде һәм теләгемә ирештем дә.

Кызыклы шәхесләр белән очрашулар да күңелле үтә, вакыт та сизелми уза. Көлеп-шаярып үткәргән мизгелләр бигрәк тә хәтердә яхшы саклана. Миңа калса, кунакларыбыз белән булган әлеге очрашу тамашачылар күңелендә әле бик озакка тирән тәэсирләр калдырыр.

Инзилә Хөсәенова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең 1 курс студенты.