Татарча “Яз”дык

29 нчы октябрь көнне КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында “Яз” дип исемләнгән «Татарча диктант» акциясе узды. «Акциянең максаты ревизия үткәреп, татарча начар язучыларны ачыклау түгел, ә киресенчә, социаль челтәрләрдә татарча язарга, телебезне тормышта күбрәк кулланырга өндәү”, — ди Бөтендөнья татар яшьләре форумы рәисе, чараны оештыручыларның берсе Тәбрис Яруллин. Л.Н.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов та әлеге диктантның татар теле үсешенә тәэсире зур булуына шиге булмавын әйтте. Диктантны Казан белән бер үк вакытта Мәскәү, Санкт-Петербург, Ижау, Уфа, Екатеринбург, Төмән, шулай ук Павлодар (Казахстан) белән Бишкәк (Кыргызстан) шәһәрләрендә дә яздылар.

Укытучы ролен Татарстанның атказанган артисты Фәнис Җиһанша җиренә җиткереп үтәде: «Мөмкин кадәр булышырга теләп яздырдым. Диктант язуны авырайту түгел, ә җиңеләйтү максаты белән эшләдем. Иң беренче, әлеге диктант безне берләштерә, әнә ничек бөтен Рәсәй, Казахстан һәм Кыргызстан белән яздык, аннан инде тамашачлырны күрдем, алар белән фотога төштем — бу да кирәк эш», — дип уртаклашты ул үз тәэсирләре белән.

Үзләрен сынарга килүчеләр арасында композитор, журналист, артистлар да бар иде. Татарстанның атказанган, Татарстанның халык артисткасы Раушания Юкачева: «Мәктәптә укып йөргән чакларым искә төште, күңелләрем тулып утырам менә. Бик борчылып килгән идем, инде мәктәп бетергәнгә дә кырык ел бит. Татарча сөйләшсәк тә, русча укыйбыз, язабыз шул. Нәтиҗәләрдән куркып торам әле. Милләт өчен эшләнгән эш заяга булмас. Берни эшләмичә, нигә кирәк ул, дип ятканчы, нәрсә дә булса маташтырсаң аның файдасы булмый калмый. Башлап йөрүчеләргә рәхмәт!» – диде.

Диктанты ике атна дәвамында филологлар тикшерәчәк. Һәр катнашучыга сертификатлар тапшырылачак.

КФУның Л.Н. Толстой исмендәге филология һәм мәдәниятара багланышлар институының 3 нче курс студенты Зилә Сабитова