Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә студентлар кабул ителә

Бу көннәрдә КФУның Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбенә абитуриенталар кабул итү башланды.

Кабул итү 11 июльгә кадәр дәвам итәчәк. 2018-2019 уку елына филология юнәлешенә татар теле, әдәбияты һәм журналистика буенча абитуриентлар кабул ителә. Монда уку — дүрт ел. Ә педагогик белем бирү юнәлешендә татар теле, әдәбияты һәм чит тел (инглиз һәм төрек телләре) юнәлешендә уку биш ел дәвам итәчәк. Филология белгечлегенә — 15 бюджет урыны, педагогик белем бирү юнәлешенә 25 бюджет урыны бар.

Татар теле һәм татар әдәбиятыннан филология һәм педагогик белем бирү юнәлешләренә бердәм дәүләт имтиханнары нәтиҗәләре (рус теле, җәмгыять белеме) һәм татар теленнән республика бердәм имтиханы нәтиҗәләре буенча кабул итәләр. Шулай ук, татар теленнән имтиханны Казан федераль университетында да тапшырырга мөмкин. Имтихан 20 июльдә була, ә 19 июль көнне Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты бинасында 241нче аудиториядә 14:00 сәгатьтә консультация булачак. Шулай ук, татар теленнән имтихан бирүчеләр өчен, 9 июльдән 16 июльгә кадәр 40 сәгатьлек түләүле әзерлек курслары эшләячәк.

Лев Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 300дән артык мөгаллим эшли, шул исәптән 60 фәннәр докторы, 183 фәннәр кандидаты. Быелгы уку елыннан башлап, студентлар белән дәресләрне барлыгы 17 чит ил белгече алып бара. Алар — Германия, Испания, АКШ, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Сүрия, Кытай, Чехия, Польша, Төркия һәм Казахстаннан килгән профессорлар. Беренче курс студентларына Универсиада авылы тулай торагыннан урыннар бирелә.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге Татаристика һәм тюркология югары мәктәбендә 9 июль көнне ата-аналар, абитуриентлар өчен очрашу оештырыла. Ул 10:00 сәгатьтә, 104 аудиториядә башлана (Казан шәһәре, Татарстан ур., 2 йорт).

Документлар КФУның, УНИКС бинасына кабул ителә. Документларны дүшәмбе-җомга көннәрендә сәгать 8:30-17:00 кадәр, шимбә көнне сәгать 8:30-13:00 кадәр тапшырырга мөмкин.