«Татаристика» ни дигән сүз?

 “Татаристика” дигән төшенчә татар кешесенең колагына кытыршы булып ишетелсә дә, аның мәгънәсе тирән һәм колачлы. Ул бөтен татар тормышын үзенә берләштергән фән. Бу хакта бүген “Татар-информ” агентлыгында оештырылган       “Татар филологларын әзерләүнең бүгенгесе һәм киләчәге” матбугат конференциясендә КФУның татар филологиясе һәм мәдәнияте бүлеге галимнәре сөйләде.

Бүлек мөдире, профессор Әлфия Юсупова татаристиканың нигезендә татар теле, әдәбияты, тарихы белән бергә, татарның мәдәнияте, археологиясе, фольклоры, музыкасы турындагы белемнәр дә булганын әйтте. “Татаристика өлкәсендә эшләү, аны үстерү, җаваплы булу КФУның Г. Тукай исемендәге татар филологиясе һәм мәдәният бүлегенә йөкләнә. 1 сентябрьдән без, КФУ карары белән, Г. Тукай исемендәге татаристика һәм тюркология югары мәктәбе дип атала башлаячакбыз. Бу өлкәдә эшләү, аны үстерү безнең максат булачак”, — диде ул.

Татар әдәбияты кафедрасы мөдире, филология фәннәре докуторы, доцент Әлфәт Закирҗанов: “Килешәм, “татаристика” төшенчәсенең яңгырашында берникадәр кытыршылык бар. Икенче яктан, тюркология белән янәшә татарны этәрә торган термин табарга кирәк иде”, — дип аңлатты.

Сорауга ачыклык кертүне КФУның филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Җамалетдинов дәвам итте. “Безнең исем алыштыруыбызны үсешнең яңа баскычы дип кабул итәргә кирәк. Кеше үсә бит: аңа башта бер төрле кием алабыз, аннары икенчесен, ул бер тирәлектә аралаша, аннары икенчесенә, өченчесенә күчә. 90-нчы еллар белән чагыштырсак, хәзер ситуация башка бит. Безнең халыкара мөнәсәбәтләребез шактый активлашты, без Төркия, Кытай, башка илләр белән эшлибез”, — дип сөйләде ул.

Быел КФУда татаристика юнәлеше буенча магистратура программасы кертелгән. Әлфия Юсупова әйтеп киткәнчә, бу юнәлеш абитуриентларда зур кызыксыну барлыкка китергән. Петербург, Мәскәү шәһәрләреннән дә гаризалар кабул ителгән.