Татаристика югары мәктәбе филология, тарих, археология һәм культурологияне берләштерергә тиеш

ТР Дәүләт Киңәшчесе Минтимер Шәймиев КФУның Симуляцион һәм имитацион белем бирү үзәгендә булды.

Ул Фундаменталь медицина һәм биология институты җитәкчеләре һәм профессорлар белән аралашты. М.Шәймиев сәламәтлекне саклауның бөтенләй яңа системасын формалаштыруның төп элементы буларак университет клиникасын үстерү кирәклегенә басым ясады. «Көнбатышта барлык алдынгы технологияләр кешеләргә университет клиникалары аша килә. Бүген мин безнең университетта да яхшы мөмкинлекләр күрәм.  Кыска гына вакыт эчендә бу актуаль фәнни уку юнәлеше дөнья дәрәҗәсендәге җиһазлар белән тулыланды. Алга таба да бу юнәлешне үстерү зарур», — дип билгеләп үтте Минтимер Шәймиев. Аның сүзләренчә, бу уникаль инфраструктура һәм университетның әйдәп баручы галимнәре башкалар тәҗрибәсен генә өйрәнеп калмыйча, үз тәҗрибәсен дә тарата ала.

Лаборатор корпуста КФУ ректоры Илшат Гафуров хәзер университетның медицина кластерында эшләнүче проектлар турында сөйләде. Аның фикеренчә, классик университетның төп өстенлеге — институтларның күп юнәлешле булуында. «КФУда һәр өлкәдән диярлек белгечләр табарга була. Бу уртак нәтиҗәгә ирешү өчен көчләрне берләштерү мөмкинлеген бирә», — диде Гафуров.

Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында татар телен, милли мәдәният, тарих һәм гореф-гадәтләрне саклап калу турында сөйләштеләр. «Татар филологиясен меңләгән студентлар өйрәнә, ә күптән түгел төзелгән  Татаристика югары мәктәбе катнаш юнәлешләр: филология, тарих, археология һәм культорологияне берләштереп, әлеге эшне ныгытырга тиеш», — дигән фикерен җиткерде М.Шәймиев.

Халыкара мөнәсәбәтләр, тарих һәм көнчыгышны өйрәнү институтында да шул теманы дәвам иттеләр. Анда тарихчылар Татарстан Дәүләт киңәшчесенә милли мирасны өйрәнгән вакытта филологлар һәм тарихчыларның хезмәттәшлек традицияләре турында бәян итте.

«Бу хакта күбрәк сөйләшергә кирәк. Сез нинди нәтиҗәләргә ирешүегезне белеп торырга тиеш», — дип ассызыклады Минтимер Шәймиев КФУга сәфәре азагында.

КФУның матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, бүгенге очрашу нәтиҗәләре буенча татар телен саклап калу һәм үстерү аспектлары турында фикер алышуны түгәрәк өстәл артында дәвам итү карары кабул ителгән.