Татарстан&АКШ

Америкага гашыйк булган кешеләр шактый күп. Алар арасында иң күбесе студентлар  дисәк бер дә ялгышмабыз. Тик монда бер сорау туа: АКШ кешене нәрсә белән җәлеп итә? Әлеге сорауга төгәл җавап бирү өчен, хәзерге вакытта АКШта яшәүче татар кызы, КФУ студенты Чулпан Фәтыйхова белән әңгәмә корырга булдым.

– Сәлам, Чулпан! Синеңчә, ни өчен студентлар Татарстаннан качып Америкада эш эзлиләр?

– Татарстаннан качып китү дию бик дөрес түгел дип уйлыйм. Качып китүчеләр дә бардыр, анысын белмим. Туган җирдә һичшиксез эш бетмәгән. Ләкин, минемчә, Америкада акча мәсьәләсе җиңелрәк. Штатларда бөтен кеше эшли. Биредә хәтта гади эшченең дә уңайлы тормыш өчен барсы да бар. Мисал өчен: отельдә кер юучы булып эшләүченең уңайлы машинасы, үз йорты бар. Ә менә бездә, аларның сыман машина сатып алыр өчен я бик күп еллар эшләргә, я югары урында утырырга кирәк. Мин моны качып китү дип түгел, ә бары тик уңайлы тормыш эзләү дияр идем. Урта Азия халкы да юкка гына Рәсәйгә эш эзләп килми бит.

– Ни өчен шәхсән син нәкъ менә АКШка китәргә булдың?

– Мин АКШка студентлар өчен оештырылган Work and Travel программасы буенча киттем. Бу программа студентларга җәй буе эшләп, дөнья күреп кайтырга мөмкинчелек бирә. Монда син төрле илләрдән килгән студентлар белән аралашасың, мәдәниятең белән бүлешәсең һәм башка мәдәният белән танышасың. Дөресен әйтәм, минем бу көнгә кадәр әле беркайчанда Рәссәй чикләреннән чыкканым булмады. Дөньяны гизәсем килә. Америка – зур бер дөнья инде ул. Шуңа күрә нәкъ менә шушы илдән башларга булдым да инде.

– Студентлар өчен эшләү өчен нинди шартлар кирәк һәм кайсы илдә алар яхшырак?

– Студентларга эшләр өчен иң беренче чиратта үсеш мөмкинчелеге булган, уңайлы, яхшы эш хакы булган урын кирәк. Акча мәсьәләсенә килгәндә, әлбәттә, ул инде югары белемле эшченекеннән югарырак булырга тиеш түгел. Ләкин, безнең илгә килгәндә, кайчак студентлар олы, белемле һәм тәҗрибәле эшчеләрдән дә күбрәк акча эшлиләр. Бу, минемчә, бик үк дөрес түгел. Тәҗрибә белән бергә акчасы да үсергә тиеш.

– Синеңчә студентларның чит илгә китүе белән ничек көрәшеп була?

– Студентлар чит илгә үзләрен табыр өчен, киләчәкләрен ныгыту өчен китәләрдер. Шулай ук дөньяны танып белү, башка мәдәният белән танышу, тәҗрибә арттыру шулай ук аларның максатлары булып тора дип уйлыйм. Моның белән көрәшергә кирәк түгел. Бары тик яшь буынның киләчәге яхшы булсын өчен уңайлы тормыш шартлары тудырырга кирәк. Татарстанда бу эш бара, мин моны тоям, ләкин әле эшлисе дә эшлисе. Моңа карамастан, кеше ирекле ул. Шуңа күрә шартларны гына яхшыртып кешене туган җирендә чикләп булмый. Ул гел эзләнүдә. Мин моны начар дип әйтмәс идем. Бары тик туган җирне, милләтне мәңгегә онытмаска кирәк.Илүзә Сәлимова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты. 

Фото: Чулпан Фәтыйхова архивыннан