Татарстан Фәннәр академиясе стипендиясе: үзәктә — милли тема

Татарстан Фәннәр академиясе Татарстан халкы тарихы һәм татар халкы мәсьәләләрен тикшерүче, милли темаларны яктыртучы студентлар өчен  махсус стипендиягә конкурс  оештыра. 1998 елдан оештырылып килә торган конкурста ел саен Казан федераль университеты студентлары да актив катнаша.

Бу хакта Татарстан фәннәр академиясенең матбугат үзәге хезмәткәре Эльвира Моратова хәбәр итте. Талантлы яшьләрне фәнгә тарту максатыннан гамәлгә ашырылган махсус стипендиягә, үз хезмәтләрендә этник һәм дини каршылыкларны табу һәм чишү юлларын күрсәткән студентлар да дәгъва итә ала. Академия тарафыннан тәгаенләнгән стипендияне төрле өлкәләрдә тырышлык күрсәткәннәр дә лаек була ала. Татарстан фәннәр академиясендә мондый проект 1998 елдан бирле тормышка ашырылып килә. Конкурста Казан федераль университеты, Казан милли-тикшеренү техник университеты (КНИТУ) һ.б. югары уку йортлары студентлары актив катнаша.

Исегезгә төшереп узабыз: Татарстан фәннәр академиясе тарафыннан 2017-2018 уку елының көз-кыш семестрына югары уку йортлары студентлары өчен бәйге игълан ителде. Фәннәр академиясе югары уку йортларында белем алучы,талантлы яшьләрне фәнгә тарту максатыннан оештырылган махсус стипедиянең күләме семестрга 15 мең сум һәм иң яхшы 15 студентка бирелә.