Татарстан һәм Кытай студентлары аена күпме акча сарыф итә?

Башка дәүләтләр турында сөйли алмагач, үзем әзрәк булса да аңлаган Татарстан һәм үз дәүләтем Кытай турында сүз алам.

Татарстан Рәсәйнең иң матур төбәкләренең берсе, монда студентлар ничек яши дигән мәсьәләгә күз салсак, әлбәттә, ул бай дигән сүзгә каршы килеп тора. Универсиада авылында яшәүче Татарстанлылар да аз түгел, үзем шәхсән берничәсеннән сорадым, аена иң күп дигәндә, өйдән 5000 җибәрәләр, һәм тагын стипендиягә карыйбыз диделәр. Ләкин монда зарлану дигән әйбер юк. Ә инде Кытай турында сүз алып барсак, алар монда бик яхшы яши, әйберләр күбесе өчен арзан, бер еллык тулай торакка түләү акчасы алар өчен обед ашаган шикеллы, бернәрсә дә түгел.

Хәтта Универсиада авылында яшәүчеләр һәм тәмәке сораучылар да монда кытайчаны өйрәнеп бетерде (йов ян ма?-сигарет бармы?), чөнки кытайлар юмарт халык, бүлешергә яраталар. Ә россия студентлары “Это последний”, — дип кенә җавап бирә. Кытайлар аена ким дигәндә 15мең сарыф итә. Көненә 500 сум дигән сүз. Бу, әлбәттә, ашап-эчү өчен генә. Үзләре аш хәзерләп ашаса да шул хәтле акча китә.

Акча бүген бар иртәгә юк, диләр. Шуңа күрә иң мөһиме куанып яшәү. Акча күп дигән сүз бәхетле дигән сүз түгел, акчага яхшы әйберләрне сатып аласың, ләкин шатлыкны сатып ала алмыйсың.

Надир ФАТИХ. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе магистры.