Татарстан Президентына виртуаль операция бүлмәсе тәкъдим ителде

КФУ ректоры Илшат Гафуров Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановка виртуаль хирургик операцион бүлмәсе системасын күрсәтте. Әлеге вакыйга ТР Сәламәтлекне саклау коллегиясендә булды. 

Казан университеты медицина өлкәсендәге тикшренүләр белән 2012 елда гына шөгыльләнә башлый, ләкин шуңа да карамастан, фән һәм мәгарифнең бу өлкәсендә алга чыгуга ирешә. Медицина үсешендә төп сорауларның берсе — кадрлар мәсьәләсе кала.

Илебезнең сәламәтлек саклау өлкәсе уңышлары һәм проблемалары турында фикер алышканчы, коллегиядә катнашучылар фәнни ачышларны тәкъдим иттеләр. Мәсәлән, Казан федераль университеты виртуаль хирургик операция бүлмәсе үрнәген күрсәтте. Аның ярдәмендә булачак хирурглар беренче реаль операциягә чаклы үз осталыкларын арттыра алачаклар. Бүген ул уеннарда гына түгел, өйрәтүдә дә кулланыла.

Татарстан Президентына берничә минутка виртуаль хирург булырга тәкъдим иттеләр һәм хәтта опреация симуляциясен башладылар. Аны Рөстәм Нургалиевич кыенлыкларсыз башкарып чыкты. Алына торган теоретик белемнәрне визуальләштерү мөһимлеген раслап, Илшат Гафуров мондый проектның КФУда бердәнбер булмавын әйтте.