“Эфирда – “Татарстан” радиосы!” Һәр иртә татарстанлыларны шушы җөмлә белән уятучы “Татарстан” радиосының 7 ноябрьдә юбилее – аңа 90 яшь тула. Шул хөрмәттән без радионың баш мөхәррире белән әңгәмә кордык. Беренче татар телле радио бүген ничек яши? Хәзерге заманда үз йөзен ничек саклап кала? Күптән түгел Татарстан телерадиокомпаниясенең ветераннар советы рәисе итеп сайланган Рәзин әфәнде Нуруллин шушы һәм башка сорауларга җавап бирде.
– Рәзин әфәнде, тормыш юлыгыз “Татарстан” радиосы белән ничек бәйләнеп китте?
– “Татарстан” радиосы ишекләрен моннан 45 ел элек – 1972 елда атлап кердем. Ул вакытта мин – әле бик кыюсыз яшь егет. Монда эшләгән һәр кеше – минем өчен илаһи зат кебек тоела иде. Аларны урамда күрсәм, читтән генә сокланып, бу бит радио кешеләре, дип карап йөри идем, чөнки совет чоры, “Татарстан” ул чакта бердәнбер татар телле бердәнбер радио. Данлыклы, бай тарихлы радио! Монда эшләү зур дәҗәҗә иде, хәзер дә шулай, әлбәттә. Студент елларымда өч ел шушында практика үтеп йөргәннән соң дүртенче курста укыган чакта мине монда эшкә чакырдылар. 1975 елдан эшли башлаганнан бирле радиодан киткәнем юк.
– Шул вакыттан бирле радиода ниләр үзгәрде?
– Моннан 40 ел элек “Татарстан” радиосының 50 еллык юбилеен үткәргәндә, мин әле яшь егет идем, ә бүген инде мин лаеклы ялдагы өлкән кеше – аермасы шунда (көлә).
Без студент чакта капиталистик илләрнең матбугат иреге акча янчыгына бәйле, ә Совет илендә матбугат ирекле, цензура юк, дип өйрәтәләр иде. Әмма бар иде ул, чөнки “обллит” (Областные управления по делам литературы и издательств) дигән төшенчә шул цензураны аңлата иде. Ә бүгенге көндә безне чикләүче юк. Шуңа күрә дә бөтен дөньяны соры газеталар басты, кайберләре гайбәтләргә корылган, ниндидер гайретабигый хәлләр эзлиләр. Ә без чынбарлыкны күрсәтәбез, нәрсә сөйләсәк тә, ничек сөйләсәк тә, нинди жанрда иҗат итсәк тә, үзебезнең йөрәк кушуы буенча эшлибез, чөнки ул обллитларны алыштыручы оешма безнең күңелләребездә утыра – 50 еллык һәм 90 еллык юбилей арасындагы аерма шунда.
– Эфирда яңгыраучы җырлар да шул күңелдәге обллит тарафыннан сайланамы?
– Музыкаль әсәрләргә килгәндә, халкыбыз җырларын да, композиторларыбыз әсәрләрен дә бирәбез. Элегрәк иҗат ителгәннәрен дә, бүгенгеләрен дә яңгыратабыз. Гәрчә сәнгать киңәшмәсе тарафыннан сайлап алу булмаса да, күңел белән, үзебезнең зәвык белән җиз иләк аша үткәреп, бары тик халык күңеленә барып җитәрлек, тәрбияви роле булган, сәнгать ягыннан югары дәрәҗәдәге әсәрләрне генә эфирга бирәбез. Юк-бар бер көнлек такмакларны яңгыратмыйбыз. Спектакльләр белән дә шул ук хәл. Аларны эфирга элек тә бирә идек, хәзер дә бирәбез. Хәзерге вакытта сәгатьләр буе барган спектакльләрне эфирга бирүче оешма юк. Ә авыл җирләренә театрлар, дәрәҗәле артистлар сирәк бара, халыкның Галиәсгар Камал, Кәрим Тинчурин театры нинди спектакльләр куйганын беләсе, башка халык театрларының иҗатлары белән дә танышасы килә. Бездән башка эфирга кем биреп бара аларны? Минтимер Шәрип улы Шәймиев әйткәнчә, без булдырабыз! Шуңа күрә мин горурланып яшим.
– Хәзерге конкуренция заманында “Татарстан” радиосына үз йөзен саклап калу авырмы?
– Татарстан дәүләт радиосы – иң өлкәне, иң дәрәҗәлесе, иң саллысы. Кемдер җыр белән халыкның игътибарын җәлеп итәргә тырыша, кемдер – гайбәтләр сөйләп. Ә безнең радио халыкка бары тик дөреслекне җиткерә. Оешкан вакыттагы кебек үк ул филармония ролен дә, театр ролен дә үти. Әмма бик күп радиолар барлыкка килсә дә, без аларны һич кенә дә чикләмибез һәм көндәшләр дип санамыйбыз. Алар да булсын, чөнки татар халкының күңеле нәрсә тели, шуны тыңларга тулы хокукы бар. Әйтик, без аң, гыйлем, күңел өчен эшләсәк, кайберәүләр радионы кәеф-сафа кору өчен дә тыңларга тели. Әйткәнемчә, без калган радиоларны чикләмибез, үзебезне алардан өстен дип тә санамыйбыз, чөнки бәяне тыңлаучы бирә, күңеленә кайсы якын, шунсын тыңлый.
– Рәзин әфәнде, юбилей кичәсе турында да сөйләшеп алыйк әле. 7 ноябрьдә Тинчурин сәхнәсендә кемнәр чыгыш ясаячак?
– Әлбәттә яхшы, популяр җырчыларны чакырдык, такмаклар башкарырга җыенмыйбыз. Юбилейда Казан филармониясеннән дә, Татарстан филармониясеннән дә бары тик лаеклы, бүгенге көн таләпләренә җавап бирүче җырчылар гына чыгыш ясый, зур коллективлар да бар.
– Юбилей кичәсенә керү ирекле, билетлар сатылмады дип беләм…
– Әйе, чарага бары тик чакыру билетлары буенча гына килеп була. Быел “Пар канатлар” тапшыруының 30 еллык юбилеен уздырганда да билетлар сатмадык. Гомумән, үткәргән чараларыбызга билет сатканыбыз юк. Безне яраткан кеше үзе килә ул. Ә ни өчен без аларның билет сатып алуын теләргә тиеш? Сату – ул ниндидер табыш алу дигән сүз. Әлбәттә, юбилей оештыруның чыгымнары күп, әмма халык алдында йөз аклыгын саклау ул – билет сатып акча җыюга караганда дәрәҗәлерәк.
– Рәзин әфәнде, “Татарстан” радиосының баш мөхәррире буларак, юбилей алдыннан нинди хисләр кичерәсез? Радиога нинди теләкләр теләр идегез?
– Беренчедән, шушы 90 еллык юбилейның яртысы минем язмыш белән бәйле булуына мин горурланам, чөнки Татарстан радиосында сәнгать өлкәсендә дә, сәясәт өлкәсендә дә гомер-гомергә иң затлы, иң зыялы кешеләр эшләгәннәр. Тарих китапларын ачып карасагыз, нинди генә язучы яки композитор булмасын, аларның барысының да язмышлары Татарстан дәүләт радиосы белән бәйле.
Радио 90 ел элек изге ният белән башланган. Шамил Усманов 1927 елның 7 ноябрендә, ягъни Бөек Октябрь социалистик революциясенең ун еллыгы вакытында, беренче тапкыр эфирга сынау рәвешендә чыккан. Нияте изге – халыкка хезмәт итү булган. Шушы идеяне 90 ел дәвамында республикабызның, башка милләт вәкилләренең, әйткәнемчә, иң зыялы кешеләре гамәлгә ашырып барган. Бүген дә шулай, киләчәктә дә шулай булачак. Шуңа күрә, 90 еллык юбилейлар үтәр дә китәр, ә көндәлек хезмәт дәвам итә. Аны дәвам иттерү өчен мин үзебезнең хезмәткәрләргә ике шарт куям: беренчедән, ул профессионал, икенчедән, кеше булырга тиеш. Кеше дигәндә, коллектив белән уртак тел табып эшли алучыны күз уңында тотам. Кеше профессионал, әмма җәнҗал куптарып йөрүче булырга мөмкин. Андыйлар бездә эшли алмыйлар. Ике шартка җавап бирсә, ул безнең өчен иң кулай кеше була. Һәм инде, әлбәттә, коллективта ирле-хатынлы эшләмиләр бит. Радиожурналистиканың эше тәүлек буена дәвам итәргә мөмкин. Шуңа күрә монда эшләүче хаттын-кызларга аңлый белгән ир, ирләргә аңлый белгән хатын телим, чөнки ирекле иҗат итү өчен сине аңлаучы кеше кирәк.
Раилә Вәлиуллина