“Татарстан радиосы” КФУда нәрсә эшләгән?

Яз исе тәрәзәләре ачык булган бүлмәләргә, күңелләргә үтеп керү белән генә чикләнмичә, иҗат дөньясының да ишекләрен шакыды. Әлбәттә, алар бер-берсеннән яши ала димени соң? “Әллүки”нең әлеге утырышы да нәкъ менә “Яз һәм иҗат” темасына багышланган иде. Асфальт буйлап аккан кар сулары, шулар буенча йөзгән троллейбуслар синең шигырь һәм хикәяләреңә ничек тәэсир итә? Бу күренешләр сине илһамландырамы? дигән гади сорауларга һәрбер кешенең үзенә генә хас булган “катлаулы” җаваплары яңгырады. Кемнәрдер әле диплом язу белән мәшгуль булып яз җиткәнен дә сизмәсә, икенче берәүләрне ул яңа әсәрләр тудырырга этәрә.
Әлеге очрашуда безнең радиодан кунагыбыз – Раиль Садрутдинов та катнашты. Балык Бистәсе егете КФУның журналистика бүлегенең 4 курсында укый, ә “Әллүки”гә ул “Татарстан радиосы” хезмәткәре буларак килде. Раиль инде үзен төрле өлкәләрдә сынап карарга җитешкән. Телевизион һәм радио тапшыруларда үз көчен куя. Иҗат итүчеләр өчен аның “Идел” журналында басылып чыгуы да егетне “үз кеше” ясады. Безгә, шулай ук журналистика белән бәйле юнәлештә укучыларга, аларда укытыла торган фәннәр, укуның нинди формада булуы кызыклы тоелды. Кунагыбыз татар филологиясе укытучыларын хөрмәт итүләрен сөйләде һәм укытуга килгәндә, практика мөһим роль уйнаганын ассызыклады. Хәер, “йөргән таш шомара” дип юкка гына әйтмиләр бит, язган каләм дә язган саен үткенләнә генә бара. Әлеге журналистлар инде күп кенә газета-журнал бусагаларын да таптарга өлгергән. Һәрберсендә үзенә күрә бер атмосфера, мөгамәлә хөкем сөрә, – ди Раиль.
Яз үзе дә язарга кушып торганда ничек кулыңа каләм алмыйсың ди инде? Шуңа күрә, безгә дә ике генә фигыль кулланылган бер куплетлык шигырь язарга бирем бирелде. Командаларга аерылыган килеш язның серләренә төшенә бардык. Май аенда үзенә гомерлек пар сайлаган кошлар, үз төсен өч тапкыр үзгәртә торган үсемлек, сулышы белән кар эретергә сәләтле үги ана яфрагы һәм тагын тагын кызыклы мәгълүматләр белән таныштык. “Әллүки”челәребез әлеге гаҗәеп ел фасылы тәэсирендә язылган шигырьләрен радиодан да яңгырата алу бәхетенә ирештеләр. Үзләренең иҗатлары, хисләре белән уртаклаштылар.
Һәр шигырь күңелдә ниндидер тойгылар, хисләр булганда гына языла ала, аның өчен аерым бер ел фасылы булу мөһим түгелдер, – ди “Әллүки”че кызыбыз – Ләйлә Хәбибуллина. Дөресен генә әйткәндә, иҗатны бернинди дә калыпларга салып булмыйдыр ул. Гомумән, бу шөгыль кирәксез. Минем иң яраткан ел фасылым яз булганга күрә, иҗатымда аның аерым бер урыны бар. Кояшлы көннәр, шул нурда ялтыраган тамчылар шигырьләремә кереп аларны җанландыра һәм җылыта. Нәкъ язның үзе төсле.
Хисле, шул ук вакытта кызыклы булган әлеге утырышыбыз һәрберебез өчен нәрсәдер биргәндер. Хәер, иҗатчылар җыелган җирдә һәрвакыт бәйрәм һәм могҗиза бит инде ул. Яз килүен “Әллүки” челәрнең сызылып беткән куен дәфтәрләреннән белеп булса, синең өчен ул беренче чиратта нәрсәдә күренә?