Татарстан районнарына — альтернатив музыка

2016 ел — Татарстанда су саклау зоналары елы кысаларында, татар альтернатив музыка вәкилләренең Татарстан районнары буйлап беренче масштаблы гастрольләре башланды.
Күп кенә районнарда матур гына парклар ачылып килә. Һәр паркның диярлек үзенең сәхнәсе бар. Музыкантлар һәм Бөтендөнья татар яшьләре форумы, Наталия Фишман (ТР Президенты булышчысы) командасына районнарда татар альтернативасы концертлары ясыйк, дигән тәкъдим белән чыга.
Музыкантларның күптән Татарстан районнары буйлап сәяхәткә чыгасы килгән икән. Ниһаять, турлары да башланып китте. Рәдиф Кашапов һәм Оскар Юнысов төркемнәрен туплап, ялларда районнарга чыгалар. Музыкантлар Актаныш һәм Азнакайда булып кайтканнар. Уңай бәяләмәләр бик күп булган. Тамашачы җанлы музыканы кабул итә, тагын килегез дип көтеп калалар икән.
Ә инде музыкантлар Минзәләдәге Җиңү паркында, шулай ук Яр Чаллыдагы Җиңу паркында булдылар. Сәяхәт-Драйв туры 1 нче октябрьгә кадәр барачак. Тулырак мәгълүмат менә бу сылтамада https://vk.com/saixat

Лилия ТУКТАРОВА, Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.