Татарстан Республикасы Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев КФУда

Казан федераль университеты зур кунакларны каршылады. Татарстан Республикасының Беренче Президенты, ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев Казан университетының педагоглар әзерли торган потенциалы белән танышты. 

2019 ел башында Татарстан Республикасында яңа форматтагы, полилингваль белем бирү мохите концепциясенә яраклы мәктәп ачылачагы турында хәбәр булды. Аны ТР Дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев тәкъдим иткән иде.

Әмма мәктәпне эшләтеп җибәргәнче республика югары уку йортлары яңа принципларда эшләрлек укытучылар әзерләргә әзерме дигән сорауга җавап бирергә кирәк. Минтимер Шәймиев Казан федераль университетының 4 институтында булды.

КФУның Физика институтында Татарстанның Беренче Президентыннан тыш фикер алышуда ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов, ТР Дәүләт Советы депутаты Илшат Әминов та катнашты. Аларга физика укытучыларын әзерләү мисалында билгеләнеш системасын тәкъдим иттеләр.

Институт бинасында бу максатларга лабораторияләр белән 2 кат каралган. Булачак укытучылар физика һәм математика өлкәсендәге белгечләр белән бергә әзерлек үтә. Физика укытучылары хәзерге галимнәрдән, фән докторларыннан белем туплый.

Шунысын да билгеләп үтә зарур, КФУда педагогик кадрлар әзерләүнең 2 моделе эшли. Беренчесе, классик модель, аның кысаларында факультетта бары тик укытучылар әзерләү белән генә шөгыльләнәләр. Бу эш КФУның Алабуга институтында тормышка ашырыла. Икенче модель — булачак укытучылар профильле институтларда (Физика институты, Химия институты) укыйлар.

«Бүген педагогик юнәлеш буенча барлык курсларда 9 мең кеше укый. Һәр елны 2 мең кеше тәмамлап чыга. Аларның 500гә якыны татар телендә белем ала. Быел тагын 125 кеше республиканың максатчан программасы буенча укырга керде. КФУ — Россия Федерациясендә педагоглар әзерли торган зур уку йорты», — диде КФУ ректоры Илшат Гафуров.

Иң күп вакытны Минтимер Шәймиев Психология һәм белем бирү институтында үткәрде. Студент-педагогларның күбесе нәкъ менә биредә укый.

210 елдан артык Казанда укытучылар әзерләү эше алып барыла. КФУда билгеләнү системасы булуга карамастан, Психология һәм белем бирү институты булачак укытучыларда кирәкле компетенцияләрнең булуы өчен җавап бирә. Моның өчен «модель сыйныфлар» булдырылган. Минтимер Шәймиевка биредә заманча мәктәпнең югары технологияле инфраструктурасы тәкъдим ителде.

Форсаттан файдаланып, Минтимер Шәймиев студентларның белемен дә тикшерде, аларга химия, физика, педагогика һәм тарихтан сораулар бирде.

Психология һәм белем бирү институтында бакалавриатның башлангыч һәм мәктәпкәчә яшьтәге белем бирү, психология һәм дефектология һәм шулай ук халыкара катнашудагы башка программалар буенча укыту оештырылган. Укыту вакытында белем бирүнең проект методикасы актив кулланыла. Студент укыту процессының актив катнашучысы була. Нәтиҗәнең уңышы аларның мотивациясеннән һәм мөстәкыйльлегеннән тора.

Кунаклар педагогик магистратура үзәгендә, аудиторияләрдә, төрле кабинетларда булдылар. Минтимер Шәймиевкә бигрәк тә SMART интерактив сенсор өстәле зур кызыксыну уятты. 

«Минем студентлар һәм мөгаллимнәр белән аралашу мөмкинлегем булды. Без берничә лабораториядә булдык һәм бездә республикада белем бирүнең иң яхшы, заманча методларын кертеп буласына ышаныч туды. Федераль университет, ректорат һәм коллектив укыту базасын халыкара дәрәҗәдәге таләпләргә туры китереп җиһазландыра», — диде Минтимер Шәймиев.

Халыкара мөнәсәбәтләр һәм Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында кунакларның тәкъдим ителгән методикалар теория генә түгел, ә чынлап та эшли торган модель икәнлегенә ышану мөмкинлеге булды. Университетның стратегиясе кысаларында әлеге ике институтка зур бурыч йөкләнә — полилингваль белем бирү мохитендә эшли ала торган укытучылар әзерләү.