Татарстан – син ГАЛӘМ!

4 апрель көнне Питрәч районының 1 санлы мәктәбендә космонавтика көненә багышланган «Татарстан — син галәм» акциясе узачак.
Чараның оештыручысы КФУ Идарә, икътисад һәм финанслар институтының икенче курс магистры, «Кадрлар резервы» республика проектының катнашучысы Дамир Байгильдин.
Чара бик кызыклы форматта узачак. 300 бала халыкара космос станциясендә космонавтлар тормышы белән квест аша танышачаклар, махсус кроссворд чишәчәкләр һәм шунда ук чара турында үзләренең дусларына сөйләячәкләр. Балаларга чара кысаларында уку-укыту программасын да, ораторлык осталыгын да камилләштерергә мөмкинлек биреләчәк.
Чара видеофлешмоб белән тәмамланачак. Балалар барысы бергә «Татарстан — син галәм» җөмләсе язылган битләр тотып тезелеп басачак.

Элемтә өчен: +7 (965) 586-98-71 Алинә Сысоева