Татарстан спортчысы Абу-Дабида җиңү яулады

Абу-Даби шәһәрендә дзюдо буенча узган «Зур шлем» турнирында Яр Чаллы спортчысы, 23 яшьлек Нияз Билалов алтын медаль яулады.  Татарстан спортчысы 100 килограммга кадәрге авырлыкта чыгыш ясый. Финалда ул Бельгия дзюдочысынан өстен чыга. “Көмеш”не Россиянең тагын бер спортчысы – Кирилл Денисов яулаган.

Россия дзюдочылары команда беренчелегендә беренче урынга лаек булды. Алар исәбендә 3 алтын, 1 көмеш һәм 5 бронза медаль бар. Икенче урында – Нидерланд (2 алтын, 2 көмеш, 1 бронза), өченчедә Монголия җыелма командасы (2 алтын һәм 1 көмеш медаль).

Инсаф МИННЕХУҖИН. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты.