«Татарстан» телевидениесе алып баручысы стресстан котылу чарасы турында мастер-класс үткәрде

Мастер класска бераз соңарып кердем. Студентлар янына кунак буларак чакырулы «Татарстан» Дәүләт телевидениесе алып баручысы Чулпан Әмири бу вакытта сүзен башлаган иде инде.

Тактада савыт ясалган. Аның эчендә ташлар, ком, су, тоз… Нәрсә бу диярсез? Чулпан Әмири тормыш приоритетлары турында сөйли иде. Бу мәсәл интернетта бик күпләргә таныш, ләкин әлеге кунагыбыз үзенең тормышы белән беррәттән сөйләп, безнең уйлау рәвешен үзгәртте.

Чыннан да үзе сөйли, үзе ниндидер транска кертә сыман. Бик йомшак һәм җылы тавыш иде Чулпан Әмиридә. Чын диктор тавышы.

Әйе, дуслар бездә кунакта — “Яңалыклар” һәм “Хәерле көн, Татарстан!” тапшыруын алып баручы Чулпан Әмири булды.

Чулпан апа бераз үзенең тормыш юлы белән таныштырып үтте. Авыр сынаулары да булган. Әтисен югалткан. Шул сәбәпле гаиләдәге күпчелек вазифаларны үзенә ала – гаиләсен кайгырта башлый. Шул рәвештән телеведениедә барган кастинг турында ишетеп, эшкә дә кереп китә.

Ләкин шундый авыр сынаулар аша үтсә дә, Чулпан Әмиринең йөзеннән елмаю китми. “Хәерле көн,Татарстан” тапшыруын алып баргандагы Чулпан Әмири тормышта да нәкъ шундый булып чыкты. Гомумән, без аны бүген яңа яктан ачтык.

Иң беренче итеп ул безгә телевидение турында сөйләде. Андагы эш үзенчәлекләре белән таныштырды. Шулай ук мастер-класста аның коллегасы, КФУ аспиранты –Раил Садри да бар иде. Алар икесе безгә кыскача эчке кухняны аңлатты. Әлбәттә, һәрберебез беләбез: журналист тапшыруларны яздырганда колакчыннар ярдәмендә режиссер белән элемтәдә тора. Чулпан Әмири төрле хәлләр булырга мөмкин ди. Мәсәлән, бервакытны тапшыру алып барганда  суфлер сүнә, сүзләре югала, ләкин ул югалып калмый: текстны яхшы белгәч, үз сүзләре белән дәвам итеп китә. Шуңа күрә текстыгызның эчтәлеген һәрвакытта кыскача истә калдырыгыз дип киңәш итте.

“Студиягә кергәндә җырлый-җырлый керәм”- ди Чулпан Әмири. Кечкенә чагында музыка белән дә шөгыльләнгән ул. Җырлап мин тавышымны ачам, кәефемне күтәрәм ди.

Аннары соң студентлар белән бергә басып дикция өчен күнегүләр ясарга өйрәндек. Тизәйткечләр әйтеп карадык. Шулай ук Чулпан апа стресстан котылу өчен дә күнегү күрсәтте: өч тапкыр тирән итеп сулыйбыз да, дүртенчесендә “ха” дип һаваны чыгарабыз.

Чулпан апа безгә психолог буларак та ачылды. Журналист эшендә бик ярдәм итә диде. “Чөнки безнең эштә күп кеше белән эшләргә туры килә,шуңа күрә һәр кешегә подход таба белү кирәк” — ди. Чулпан апа “Алмагачның алмасы” дигән рубрика булдыра ул: “Беренче героем итеп күренекле язучыбыз Сибгат ага Хәкимнең улы Рафаэль Хәкимовны чакырдым. Ул чакта Рафаэль Сибгатович беренче Президентыбыз Шәймиев Минтимер Шәриповичның дәүләт киңәшчесе иде. Телефон номерын алдым да,шалтыраттым – ризалашты. Иң беренче һәрвакытта үзеңне бар да килеп чыгачак дип әзерләп куярга кирәк”-диде.

“Үз-үзеңдә ышану бар икән, бар нәрсәне дә булдырып була. Башка кешеләрнең әйткән сүзләренә колак салмый, үз үзең өстендә эшләп, алга атларга кирәк дип киңәшләрен бирде Чулпан апа. Әлеге кешенең батырлыгы, шул ук вакытта үзенә гашыйк иттерә торган нәфислеге, сөйкемлелеге белән сокланып утырдык.

Чулпан Әмири кебек шәхесләр белән аралашу безне дәртләндереп җибәрде. Шуңа күрә мондый очрашуларның ешрак булуларын теләр идек.

Миңа калса әлеге очрашудан соң һәр студент үз эше белән илһамланып калды. Кемдер инде хәтта ашыга –ашыга, канатланып редакциягә чапты…

Илсинә Тимерова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.