Татарстанда аномаль суыклар көтелә

Төнге сәгатьләрдә һава температурасы -30 градус булырга мөмкин.

Гыйнварның алдагы ункөнлегендә көтелә торган  һава торышы турында Медиакоммуникацияләр үзәгенә Казан федераль университеты Экология һәм табигатьтән файдалану институтының метеорология һәм климатология кафедрасы профессоры Юрий Переведенцев сөйләде.

«Без Арктикадан кергән салкын һава тәэсирендә. Шуңа күрә температура климатик нормадан шактый түбән булачак. Бу көннәрдә уртача тәүлек температура 11-12 градус тирәсе салкын булды», — ди Юрий Переведенцев.

Бу атнаның иң салкын көне 13 гыйнварда булачак. Фаразлауларга караганда, республиканың аерым урыннарында төнге температура якынча «-30», көндез — «-25» градус булачак. Бу бик зур аномалия, чөнки тайпылыш һаваның уртача тәүлек температурасыннан «минус» билгесе белән 10-12 градус тәшкил итәчәк. Хәзер һава температурасы нормадан шактый түбән. Суыклар якынча өч көн дәвам итәчәк. Атна ахырына көнбатыш циклон киләчәк, температура климат нормасына әйләнеп кайтачак. Ләкин яңа атна башында тагын салкынайту көтелә.

«Һава торышы үзгәрүчән характерда. Бу вариацияләр бик аңлаешлы. Гыйнвар — елның иң салкын ае. Шуңа күрә җылылык көтәргә кирәкми, чөнки бу ай өчен нормаль күренеш «, — ди белгеч.

Ультраполяр салкын һава кергәндә явым-төшем аз булыр дип көтелә. Алар атна ахырына гына фаразлана.

«19 гыйнварга туры килә торган крещение салкыннары — (чиркәү бәйрәме — ред. иск.) якынча 65 процентка аклана. Һәрхәлдә, шушы датага якын арада температура төшәргә мөмкин. Быел крещение салкыннары булырга тиеш, чөнки атна башына температураның бераз түбәнәюе көтелә, әмма каты суыклар көтелми», — дип йомгаклады КФУ профессоры.

Автор: Алинә Минневәлиева, фото: Максим Зарецкий