Татарстанда М.Мәһдиев повесте буенча фильм төшерелә башлый

«Без — кырык беренче ел балалары» әсәренең авторы озак еллар Казан университетында доцент булып эшләде.

Татарстанда ТАССРның Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, әдәбият галиме,  Казан университетында доцент булып эшләгән Татарстанның халык язучысы Мөхәммәт Мәһдиевнең шул исемдәге автобиографик повесте мотивлары буенча “Без — кырык беренче ел балалары” фильмын төшерү башлана. Фильмның сценарий авторы — Казан университетын тәмамлаган, «Башваткыч» («Головоломка»), «Әдәби хәзинә» («Литературное наследие») программалары мөхәррире Әлфирә Мәһдиева.

Картинаны төшерү 12 мартта язучының туган ягында Арча районы Гөберчәк авылында башлана. Фильм төшерүнең төп өлеше җәй көне узачак. Сценарий язганда Әлфирә Мәһдиеваның төп максаты — геройларның хис-кичерешләрен, шул чорның рухын киносәнгать аша тапшыру, язучының әдәби мирасын саклау һәм аны яшь буынга җиткерү.

«Мине М.Мәһдиев әсәрләре буенча фильмнар булмау бик борчый иде. Бу сорауны күп кенә башка кешеләр дә бирде. Мин М.Мәһдиев әсәрләре буенча синопсис язуда катнаштым. Фильмнар-концертлар, телетапшырулар өчен сценарийлар язу тәҗрибәсе булса да, киносценарий язу минем беренче тәҗрибәм булды. Мөхәммәт Мәһдиев белән мин шәхсән таныш идем, ул буын балаларының авыр шартларда укуын беләм. Фильмда бу язучыны төп герой сыйфатында чыгарырга теләдем «, — диде Ә.Мәһдиева.

Фильмның сценарий авторы әйтүенчә, М.Мәһдиев: «Яхшы кешене балалар, этләр һәм хатын-кызлар ярата», — дип әйтергә яраткан.

«Чыннан да, аны балалар ярата иде. Бервакыт аны һәм башка күренекле татар язучыларын Әтнә районына очрашуга чакырдылар. Бу көз көне, бәрәңге алганда булды, ул махсус безнең балаларыбызны күрергә килде, чөнки аларны сагынды. Аның юмор хисе бик яхшы иде — аерым алганда бу аның  «Без — кырык беренче ел балалары»  әсәрендә дә чагыла. Бу хисне без фильмда бирергә тырыштык «, — ди Ә.Мәһдиева.

Сценарий авторы әйтүенчә, М.Мәһдиев Флера Сафиуллина (филология фәннәре докторы, Казан университеты профессоры) турында яхшы фикердә булган, үз укучысы Дания Заһидуллина белән горурланган (ТР Фәннәр академиясе вице-президенты — ред.)

Сүз уңаеннан, фильмның режиссеры — Әмир Галиәскәров. Автор ролен Габдулла Кариев исемендәге Казан татар дәүләт яшь тамашачы театры актеры Булат Гатауллин башкарачак. Аркаша Пермяков роленә Рәис Әхмәтҗанов, Нурулла Гыйззәтуллин роленә Илсаф Нәҗипов расланган. Башка рольләрдә театр училищесы студентлары Айзат Хәйруллин, Адилә Хәсәнова, Илзирә Амарбекова һәм Сиринә Насыйбуллина. Танылган театр һәм кино актеры, ТР атказанган артисты Ирек Хафизов училище директоры ролендә чыгыш ясаячак.

Белешмә өчен.

Мөхәммәт Мәһдиев 1930 елның 1 декабрендә авыл укытучысы (элеккеге мулла) гаиләсендә туа. 1954-1959 елларда Казан дәүләт педагогия институтының тарих бүлегендә укый. 1960 елда Казан дәүләт университетының татар әдәбияты кафедрасына аспирантурага укырга керә,  1964 елда аны уңышлы тәмамлагач, «Татар совет әдәби тәнкыйте (1917-1932)» темасы буенча кандидатлык диссертациясен яклый. Ассистент, аннары өлкән укытучы, ә 1968 елдан — доцент булып эшли. Казан дәүләт университетында 30 елдан артык хезмәт куя. Әдәбият галиме буларак, М. Мәһдиев ХХ гасыр башы татар әдәбияты тарихын өйрәнүгә җитди өлеш кертте. Аның тикшеренүләре әлеге чор татар әдәбияты тарихында әдәби концепцияләрне һәм яңа (онытылган) исемнәрне ачыкларга ярдәм итте.

Автор: Алинә Минневәлиева, фото: ИА «Татар-информ»