Татарстанда укытучыларга булган хөрмәт

Әнидән кала, мәктәп һәм югары уку йорты укытучылары безгә икенче укытучы була. 

Аларны хөрмәт итщргә кирәк, алар безгә белмәгәнне өйрәтә, белдерә, аңлата ,бездән яхшы нәтиҗәләр көтә, әлбәттә. Безнең яхшы нәтиҗәләребез аларга кирәк түгел, барысы безнең өчен. Шушындый кешенең эш хакының түбән булуы һәм аның берничә җирдә эшләве кызык хәл. Күпме вакыт укучыларны өйрәтә, арып китә, һәм кайберләре башка хезмәтенә чаба. Бу әлбәттә, матур күренеш түгел. 

Укытучыларның эше кафедерага килеп утыру гына түгел, аңа дәрескә әзерләнергә, язмалар тупларга, материаллар җыярга кирәк. Аларның вакыты бик кысан.

Кытай белән чагыштырсам, бәлки, ышанмыйча калырсыз, бездә иң югары эш хакы ала торганнар арасына укытучы булып эшләүчеләр керә. Алар кафедрадан башка бер җиргә дә чабып йөрми, һәм дәресе беткән булса да уку йортларыннан китәргә ярамый, иртәнге сәгать сигездән кичке сәгать бишкә кадәр булырга кирәк. Төшке ашка һәм берәр сәбәбе булса гына чыга ала.

Укучылар укытучы аларны тәнкыйть иткәндә башын күтәреп тә карый алмый, укытучыга каршы әйтүчеләр дә бар, әлбәттә. Ләкин тулаем фикер йөрткәндә, укытучыга хөрмәт бик зур һәм курку бар. «Курку булмаган хөрмәт — ул ялган хөрмәт», — ди иде безнең бер укытучы.

Татарстан укытучыларының тырышлыгына «респект» белдерәм, алар минем өчен иң мөлаем, иң яхшы, иң белемле укытучылар.

Әгәр дә мине прездент итеп сайласалар укытучыларның хезмәт хакын арттырыр идем 🙂

Язманың ахырында барлык укытучыларга исән-саулык, уңышлар, озын гомер теләп калам, сез дөньяга кирәк исән сау торыгыз!

Надир ФАТИХ. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр институты магистры