Татарстанга кабат әбиләр чуагы килергә мөмкин

Октябрь башында Татарстанда әбиләр чуагы кабат булырга мөмкин. Ә Сентябрьнең уртача айлык температурасы күп еллык нормадан 3-4 градуска югары булачак. Бу хакта Казан университеты профессоры Юрий Перведенцев хәбәр итә. 

Аның әйтүенчә, узган ялларда, Казанда көндез 24 градус җылы булганда республикада әбиләр чуагының икенче дулкыны иде.

«Төньяк-көнбатыш циклоны килү нәтиҗәсендә хәл тулаем үзгәрә. Хәзер без әлеге циклонның алгы өлешендә торабыз. Якын арада республика буенча 9-10 мм явым-төшем булачак. Аннан соң республика арктика һава массалары йогынтысында булачак һәм температура төшәчәк. Көндез 10 градус җылыдан югары күтәрелмиячәк.

Россиянең Гидрометереология үзәге фаразына караганда, 1 октябрь көнне нибары 1 градус җылы булуы көтелә.

«Көз үз биләмәләренә керә. 23 сентябрьдән астрономик көз дигән чор башлана. Хәзер уртача тәүлек температурасы нормага җитте, ә атна ахырына гадәти күрсәткечләрдән берникадәр түбән булачак.

Юрий Перведенцев әйтүенчә, татарстанлыларга борчылырга урын юк. Җылы республикага октябрь башында кире кайтырга мөмкин. Шулай итеп, республикага киләсе атна башында антициклон килсә, җылытачак һәм һава торышы уңайлырак булачак.

КФУ эксперты фаразынча, быелгы сентябрь Татарстанда башкаларына караганда 3-4 градуска җылырак булачак.