Татарстанның «Ел студенты — 2017» конкурсы финалистлары билгеле булды

“Ел студенты-2017” республика финалистлары билгеле булды. Җиңүчеләр, нигездә, Казан студентлары, бары тик икесе генә Чаллыдан, дип хәбәр ителә премиянең «ВКонтакте» челтәрендәге рәсми битендә.

Конкурска Татарстан шәһәрләреннән барлыгы 386 заявка бирелгән. Беренче этапта жюри портфолионы караган, аннары һәр катнашучы үзе белән таныштырган һәм проектын тәкъдим иткән.

“Елның иҗади шәхесе” номинациясендә суперфинал каралган, аңа төрле уку йортларыннан Кадрия Бугрова, Виктория Свищева, Мария Чегодаева һәм Ольга Давыдова чыккан.

“Ел студентлар ММЧ” номинациясендә «Та Дам» медиаүзәк, «Энерго ТВ» (КДЭУ), Sports kids (КФУ), КНИТУ профкомының студентлар секциясе медиаүзәге финалга чыккан.

“Ел журналисты” номинациясендә финалга Казан федераль университетыннан Лилия Туктарова, Альмира Мортазина, Анастасия Иванова, Әлфия Ляпина һәм Казан технология илкүләм тикшеренү институтыннан Рахматджон Хәлилов финалга үткән.

Шулай ук башка номинацияләрдә дә финалистлар билгеле булган.

25 гыйнварда, Бөтенроссия студентлар көнендә җиңүчеләрне бүләкләү тантанасы узачак.