#татартеленсаклыйк

Беркөнне социаль челтәрдә барлык мәктәп чатларын гизгән хәбәр миңа да килеп иреште. Бик тиз таралды ул. Сәгате — минуты белән. Ә нинди шау-шу, ыгы-зыгы тудырды.

Анда Кремль сайтына (!) сылтама куелган һәм мондый сүзләр бар иде: «Родители всех школьников Татарстана должны знать — появилась реальная возможность изучать татарский язык в школах и детских садах добровольно или не изучать его совсем. Для этого нужно всего лишь написать заявление в свободной форме на имя директора школы или заведующей детским садом и зарегистрировать его у секретаря. Исполняя распоряжение президента России Путина В. В., они обязаны будут освободить вашего ребенка от обязательного изучения татарского языка». Бүген килеп ирешелгән мәгълүматларга һәм матбугаттагы чыгышларга  караганда, күп кенә әти-әниләр шулай эшләде һәм эшли дә. Дөрес, Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министрлыгы да әлеге чакыруга үз рәсми җавабын бирде. Кыскача әйткәндә, ул татар телен укыту конституцияләргә һәм кануннарга туры килә диде. Социаль челтәрләрдәге татар телен өйрәнүдән баш тартуга чакырулар канунсыз дип таныды. Министрлык татар теленә өйрәтү методикаларын һәм технологияләрен камилләштерергә вәгъдә бирде. 

Шул ук вакытта без бүген барыбыз да актив куллана торган социаль челтәрләрдә татар телен яклау флешмоблары башланды. Бу көннәрдә инстаграм лентасында иң популяр рәсем — «Әлифба» китабы тышлыгындагы авызы изолента белән томаланган малай.#татартеленсаклыйк хэштегы шактый киң тарала башлады. Аның белән бергә төрле кешеләрнең мәктәпләрдә татар телен укытуның әһәмиятен чагылдырган язмалары пәйда була. Шулай ук Бөтендөнья татар яшьләре форумы урыс телле ата-аналарга мөрәҗәгать белән чыкты. Чөнки ВКонтакте социаль челтәрендә «Комитет русскоязычных родителей Татарии» дигән төркем оешкан иде.  Ул: «За русский язык по российским стандартам обучения» дигән шигарь белән эшли. Аңа каршы шулай «ВКонтакте»да «Татар ата-аналары / Татароязычные родители» дигән төркем эшли башлады.

Татар яшьләре форумы чыгарган мөрәҗәгатьтә мәктәпләрдә татар телен укытуны киметү куркыныч нәтиҗәләргә китерергә мөмкин диелә. Форум татар телен өйрәнүне кирәкле дип, урыс телле ата-аналарны консенсуска чакыра.

«Татар телен саклыйк!» Без күпме еллар әлеге шигарь белән яшәдек. Әмма аның бүгенге көннән дә актуальрәк яңгыраганы юк иде әле. Моңарчы, гомумән, без нәрсә сөйләгәнебезне һәм нәрсәгә өндәгәнебезне белмәгәнбез булып чыга. Соңгы арада булып яткан хәлләр тетрәндерә дә, моның шулай булырга тиешлеге, үзебез төзегән иллюзиянең кайчан да булса җимереләчәге көн кебек ачык иде.

Мәктәп тирәсендә йөргән коллега-журналистлар өчен мондый ситуация яхшы таныштыр дип уйлыйм: ишек өстенә татар гимназиясе (мәктәбе) дип язып куелса да, анда барлык фәннәр дә русча укытыла. Анда татарча бер-ике авыз сүз әйткән баланы табып сөйләтү зур бәхет булып санала. Әлбәттә, эчтән бу бит болай булырга тиеш түгел дип әрнисең, ләкин мондый мәктәпләрне адым саен очрату, шундый хәлләргә килеп эләгү, үзебез корган ялган безнең өчен гадәти бер күренешкә әйләнә һәм без моңа бик тиз күнегәбез. Даруга күнеккән сыман. Дөрес, медицинада «матур ялган» дигән төшенчә бар. Кешене психологик яктан сындырмас өчен, күңелен төшермәскә дип аннан дөресен яшерәләр. Ләкин мәгарифтә «матур ялган» була алмый. Без үзебезнең киләчәгебезне тәрбиялибез. Алар алган тәрбия нигезе ныклы булырга тиеш.

Бүгенге хәлгә килеп җитүдә безнең дә гаеп бар һәм моны, һичшиксез, танырга кирәк! Чирек гасырдан артык татар теле дәүләт теле булган Татарстанда бер генә дә юньле рәтле татар теле дәреслеге, чынлап торып татарча сөйләшергә өйрәтә алырлык, эффектив методика түрәләр бусагасын узып мәктәпләргә барып җитмәде. Монда да татарның «әшнәлеге», хөсетлеге, көнчелеге кабынды. Иң аянычлысы да шул.

…Әлеге ситуация белән бәйле мәктәптә инглиз телен ничек яратмавым исемә төшә. Күп укытучыларны алмаштырырга туры килде ул чакта. Үземә шунда барысы да укытучыдан һәм ул сайлаган методикадан тора икән дигән нәтиҗә ясадым. Без мәктәпне тәмамлаганга нибары 5 ел үтте. Ә мин хәзерге укучыларга зур көнләшү белән карыйм. Аларның күбесе татар телен белмәсә дә, инглиз телендә аралаша ала. Без укыганда да инглиз теле грамматикасын өйрәнүдән ары уза алмадык. Бүген татар теле дәресләрен дә шул ук хәл күзәтелә. Татар теле дәреслеге авторларының да күпчелеге университет галимнәре. Аларның күбесенең мәктәптә укыту стажы иң күбе 10 ел белән чикләнә.  Мин аларны белемсез булуда гаепләмим, ләкин татар теле дәреслекләре бүгенге көн таләбенә туры килергә тиеш. Ә авторларыбыз татар теле дәресләрендә нинди хәлләр булып ятканын, аңа карата укучыларның карашын, мөнәсәбәтен белмиләр. 

… Үзем белән бәйле тагын бер ситуация. Татар сыйныфында физика дәресе. Русчадан татарчага тәрҗемә ителгән, Мәгариф һәм фән министрлыгы тарафыннан расланган яңа гына чыккан дәреслек белән укыйбыз. Ләкин берни аңламыйбыз. Үзе татарча да язылган кебек… Эксперимент өчен шул ук дәреслекнең совет чорындагы татарчага тәрҗемә ителгән варианты белән чагыштырып карарга булдык. Һәм ни гаҗәп, барысы да гади, аңлаешлы! Ниндидер могҗиза, билләһи! Ләкин сере гади булып чыкты. Хәзерге дәреслекләрне физиканы белмәгән филологлар тәрҗемә иткән, ә элеккегесен мәктәптәге физика укытучылары һәм аерма җир белән күк арасы…

Мин, һичшиксез, татар теле ихтияри булып калуга каршы. Чөнки татар теле дәресләрендә булган балалар анда иркен аралаша алмасалар да нидер аңларга өйрәнеп чыга, бала хәтеренә ниндидер сүләр барыбер сеңеп кала ул. Шуңа күрә татар теле дәресләрен бөтенләй үк файдасыз дип әйтү ярамас.

Җитәкчебез еш кына профессор Шмидтның бер җыелешта сөйләгән: «Должен знать язык того народа, хлеб которого ты едишь» дигән сүзләрен искә ала. Минем өчен әлеге килеп туган хәлдә, рус профессорының кайчандыр аңа карата татарча доклад сөйләгәндә русчага күчәргә өндәүгә әйтелгән әлеге сүзләре какшамас принцип булып тора.