Татфак студентлары бердәм «Туган тел» җырын башкарды

Бүген, 25 нче октябрьдә КФУ Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар филологиясе студентлары Татарстан урамы 2 нче йорт адресы буенча урнашкан бина каршында Г.Тукай шигыренә җырлана торган «Туган тел» җырын башкарды. Шулай итеп алар «Туган телне саклыйк!» дигән акциягә бердәм кушылды.