TatFest — Татар яшьләре фестивале үзенә дәшә

14 июльдә Мәскәүдә ачык һавада татар яшьләренең татфест фестивале үтәчәк. Аның максаты – татар халкының мәдәнияте белән танышу, яңа элемтәләр булдыру, белем туплау һәм берләшү. Быел фестиваль бары тик бер генә көн булачак. Аның программасында татар биюләре һәм көрәш буенча мастер-класслар, спорт уеннарыннан эстафета, аркан тарту, волейбол буенча турнир, йолдызлар катнашында концерт программасы һәм учак янында кич утыру бар. 3 тапкыр пылау һәм татар халык ашлары белән сыйлану каралган.