“Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары КФУга килде

“Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте генераль директорының беренче урынбасары, ТР Дәүләт советы депутаты Рөстәм Хәлимов Казан федераль университетың мөмкинлекләре белән танышты.

КФУның фәнни эшчәнлек буенча проректоры Данис Нургалиев Рөстәм Хәлимовны Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының яңа корпусындагы лабораторияләре һәм башка үзәкләр белән таныштырды. Әлеге очрашуның төп максаты “Татнефть” белән берлектә алып барыла торган фәнни-тикшерү проектларын карау, шулай ук КФУның мөминлекләрен ачыклау һәм хезмәттәшлекне киңәйтү иде.

“Татнефть” ачык акционерлык җәмгыяте КФУның күпьеллык партнеры булып тора. Хезмәттәшлек кысаларында университетта компаниянең технологик көннәре үтә, ел саен студентлар практика һәм стажировкалар үтә, һәм иң мөһиме безнең студентлар предприятие хезмәткәрләре рәтләрен тутыра, ә  компания җитәкчеләре һәм белгечләре даими рәвештә Геология һәм нефть-газ технологияләре институтының өстәмә беләм бирү үзәгендә компетенцияләрен арттыра.

Рөстәм Хәлимов “3D GEO Center” лабораториясендә квалификация арттыру программасын тыңлаучыларны сәламләде, алар арасында“Татнефть” ААҖның җиде хезмәткәре дә бар иде. 

Мәрьям Насыйрова әзерләде.