«Театраль сабантуй — 2017»

27 июньдә Саба районы Лесхоз авылында X «Театраль сабантуй — 2017» уздырыла. Быел әлеге традицион бәйрәмдә Татарстанның 12 дәүләт театрыннан артистлар һәм хезмәткәрләр катнашуы көтелә. Республика театрлары Сабан туен ТР Мәдәният министрлыгы, К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры, Саба районы хакимияте оештыра.

«Театраль сабантуй» Татарстан дәүләт театрлары арасындагы иҗади элемтәне, бердәмлекне ныгыту, милли бәйрәм Сабан туен популярлаштыру, татар халкының гореф-гадәтләрен саклау максатыннан уздырыла.

«Театраль» дип аталса да, Сабан туе программасында традицион уен-ярышлар: кашыкка йомырка кабып йөгерү, гер күтәрү, капчык киеп йөгерү, чүлмәк вату һәм, әлбәттә инде, милли көрәш. Нәкъ менә шушы ярыш төрендә батыр калучы, тәкәдән кала, кыйммәтле бүләк – автомобильгә ия була. Шунысын билгеләп узарга кирәк: көрәштә дәүләт театрлары артистлары гына катнашырга хокуклы. Төрле елларда театрлар Сабан туеның абсолют батыры булып Тинчурин театры артистлары Алмаз Фәтхуллин белән Харис Хөснетдинов, Камал театры артисты Минвәли Габдуллин, “Әкият” курчак театры артисты Юрий Чуктиев һ.б.лар калды.

“Театраль Сабантуй”ның тарихы 2005 нче елга барып тоташа. Әлеге бәйрәм К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия  театры инициативасы белән, ТР Мәдәният Министрлыгы җитәкчелегендә, Президент ярдәме белән уздырыла башлый.

Театр җәмәгатьчелеге өчен беренче  Сабан туе Биектау районының Әлдермеш авылында үткәрелә. Шуннан бирле бу бәйрәмдә ел саен Татарстанның иҗат коллективларыннан 3 меңнән артык кеше катнашып килә.

Төрле елларда театрлар Сабан туе Саба, Арча, Питрәч районнарында, Казанның Тынычлык бистәсендә, шулай ук Яр Чаллы, Буа шәһәрләрендә үткәрелде. Шунысын билгеләп үтик: Саба районы Лесхоз авылында әлеге бәйрәм инде өченче тапкыр узачак.

Хөрмәтле тамашачылар! “Театраль  Сабантуй” сәхнә яки телевизор аша гына күреп белгән яраткан артистларыгыз белән танышу, күрешеп аралашу, аларның төрле ярышларда көч сынашканын карау өчен менә дигән мөмкинлек! Сезне 27 июньдә Саба районы Лесхоз авылы Сабан туе мәйданында көтеп калабыз! Бәйрәм 11.00дә башлана.

(Фотоларда 2015 елда Буада үткәрелгән «Театраль Сабантуй»дан күренешләр)

К.Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театры матбугат хезмәте

Тел.:(843) 236-53-43, Моб.: 89274565023