2019 ел — Россиядә Театр елы дип игълан ителде. Казан федераль университеты студентлары бу сәнгать төрен бигрәк тә яраталар, үз итәләр. Башкалабыз театрларында куелган бер генә премьераны да калдырмаска тырышалар. Бигрәк тә КФУ Психология һәм белем бирү институты студентлары театрны яратып йөриләр. Күптән түгел генә алар Г.Камал исемендәге Татар Дәүләт академия театрында драматург Илгиз Зәйниев әсәре буенча куелган «Мәхәббәт FM» спектаклен тамаша кылганнар.
Эстетик тәрбия бирү максатын күздә тотып студент шәкертләребез белән Г. Камал исемендәге Татар дәүләт академия театрына юл тоттык – бу юлы И. Зәйниев куйган һәм яшьләр аудиториясенә багышланган “Мәхәббәт FM” эстрада-джаз комедиясен карарга бардык. Спектакль бүгенге яшь буынга хас юмор, пародияләр, яшәү һәм аралашу рәвеше белән сугарылган. Әмма олы яшьтәге тамашачы да яраткан җырчылары Илһам Шакиров, Хәмдүнә Тимергалиева, Салават Фәтхетдинов һәм башка башкаручыларның җырлары белән үрелеп баруы белән комедия олы яшьтәге аудиториягә дә ошамыйча калмас.
Төп геройлар радиода эшлиләр. Берсе – ди-джей, икенчесе – тавыш режиссеры. Алар бер-берсен яраталар, әмма берсе дә үз хисләрен аңларга теләми. Ә вакыт бик аз, чөнки вакыйгалар бер-берсен яшен тизлеге белән алыштыра. Спектакльнең башка геройлары да мәхәббәтләрен эзлиләр. Ләкин безгә калса, комедиядә мәхәббәт кенә түгел, ә тирәнрәк темалар кутәрелгән: үз-үзең булырга, башка кеше булып күренмәскә, башка кеше булып күреним диеп, битлекләр кимәскә, чынбарлыктан качмаска, үз хисләреңнән оялмаска, алардан качмаска, иң мөһиме: үз-үзеңә тугры булырга, үз-үзең булырга курыкмаска һәм үз-үзең булып, үзең алдыңа куйган максатларга ирешергә.
Комедияне караганнан соң, без студентлар беләнанда күтәрелгән темалар, мотивлар, проблемалар, артистларның уйнавы турында оештырылган түгәрәк өстәлдә фикер алыштык. Һәрбер студент үз фикере белән уртаклашты. Шулай итеп, театрда сәхнәләштерелгән һәрбер әсәрдә мәгънә бар, нинди генә примитив комедия булып күренсә дә. Студентларның спектакль төбенә үтеп керүе, фикер алышу барышында үткен һәм кыю күзаллаулары, киләчәктә инде төп геройлар эшләгән хаталарны үз тормышларында булдырмаулары белән спектакль гаять зур тәрбияви көчкә ия. Шуңа күрә без мондый рухтагы театраль сәяхәтләрне студент шәкертләребез белән еш оештырабыз, әлеге эш уңышлы нәтиҗәләр алып килүен күзәтәбез.