Тел барьеры – хөкем карары түгел

Безнең университетта уку юнәлешләре бик күп, һәркем күңеленә якын һөнәр сайлый ала. Ләкин кайвакыт бөтенләй башкача килеп чыга ала. Мәсәлән, татарча нибары ике сүз генә белеп, татар журналистикасы юнәлешендә укуы ничек икән ул? Әлеге сорауны дүртенче курс студенты Елена Альтахка бирдек.

-Ни өчен милли журналистика юнәлешенә укырга керергә булдың?

-Бу үзе бер кызык вакыйга. Башта документларны рус журналистикасына тапшырдым, соңыннан университетта миңа документларны татар журналистикасына күчерергә тәкъдим иттеләр, чөнки анда баллар буенча бюджетка уза идем. Документларны күчердем, көтәм, бюджет урыннарына исемлекләр игълан ителгәнче бер көн кала иде, миңа рус журналистикасы кафедрасыннан шалтыратып, кире документларны күчер диделәр. Мин аптырап калдым. Әмма мин моны эшләмәскә булдым, чөнки урынны бөтенләй югалтасы килми иде. Шулай итеп, мин милли журналистика юнәлешенә укырга кердем.

-Университетка укырга керү вакытында нинди авырлыклар белән очрашырга туры килде?

– Бернинди кыенлыклар һәм авырлыклар да булмады. БДИ тапшыру гына куркыта иде, ә аны тапшырганнан соң ук университетка керү имтиханнары килеп чыкты. Укырга керә башлаганчы алар турында белмәгән идем. Документларны тапшырырга килгәч мин шок хәлендә калдым, чөнки имтиханга бөтенләй әзер түгел идем. Әзерләнер өчен әдәбият исемлеге һәм якынча сораулар булган икән, шуңа күрә минем барлык сорауларга җавапларым чиста импровизация иде, нәрсә белдем шуны сөйләдем, портфолио да кулымда юк иде. Мондый хәлгә эләгүгә карамастан, кереш имтиханнарын шактый яхшы уздым.

-Татар телендә алып барылган фәннәрне ничек үзләштерәсең? Укытучылар ярдәм итәме?

– Чыннан да, миңа кайбер фәннәр авыр бирелә, кафедрада рус телен ирекле белүче һәм аны начар белгән укытучылар бар. Кайбер моментларны аңлау өчен курсташ кызлардан сорашырга кирәк. Авырлыклар күп шул, әйе, мәсәлән, 4 нче курста татар теле белән бәйле фән бар иде, имтихан тапшыру өчен ирекле белем кирәк иде. Миңа мәктәп программасы биремнәрен бирделәр, әмма бу да инде күптән онытылып беткән иде. Барысын да яңадан искә төшерергә, мәктәп дәреслекләрен, сүзлекләрне алып килергә туры килде. Һәр укытучы хәлемә керә, һәм булыша. Моның өчен аларга рәхмәт кенә әйтергә була. Тел барьеры үзе турында шактый еш белдерә. Безнең күпчелек фәннәр белгечлек буенча бара. Кайвакыт мин, кызганыч, бер сүз дә аңламыйм, чөнки фән татар телендә алып барыла.

-Мондый кыенлыклар сәбәпле, рус журналистикасы юнәлешенә күчү уйлары туа идеме?

Дүрт ел эчендә мондый фикерләр бер генә тапкыр да тумады, чөнки минем өчен уку – авыр хәлне җиңеп чыгу. Миңа татар төркемендә уку бик ошый, без бик аз, шуңа күрә бердәм. Барлык кызлар да тәртипле, тәрбияле, миңа барыннан да элек шунысы якын. Шулай ук миңа  татар журналистикасы юнәлешендәге укытучылар да ошый, алар җентекләп сөйлиләр, күңелле, һәрчак ярдәм итә алалар. Әлегә бер тамчы да үкенмәдем, кыенлыкларга карамастан, монда укыйм һәм моңа бик шат. Әйе, башта нәрсәне дә булса башкарып чыга алмавым куркыта иде, ә бөтен фәннәр татар телендә булса, нишләрмен икән дип уйлый идем. Тик беренче курсны тәмамлаганнан соң бернинди проблемалар булмавын аңладым.

Айгөл ХАРРАСОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең читтән торып уку бүлеге студенты.

Фото геройның шәхси архивыннан.