Тел галиме белән очрашу

Казан (Идел буе) федераль университеты Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының Габдулла Тукай исемендәге милли мәдәният һәм мәгариф Югары мәктәбендә үткәрелеп килә торган «Хәзерге татар теленең актуаль проблемалары» дигән тел түгәрәгенең чираттагы утырышы булып узды.

Нинди дә булса өлкәдә уңышларга ирешкән, шул баскычта нык басып торган һәм һәрдаим үсеш-үзгәрешкә омтылган шәхесләр белән һәр очрашу кешегә нинди дә булса фикри яңалык алып килә, аның дөньяга карашын киңәйтә, белем өсти. Әлеге биеклекләргә ирешкән шәхесләрнең тормыш тәҗрибәсе, үткән юлы башкаларга киңәш китабы булырга мөмкин, бары тик кызыксыну һәм тыңлый белү зарур.

Фәнни түгәрәкнең махсус кунагы итеп, Казан университетында озак еллар белем биргән тәҗрибәле педагог, гарәп теле белгече, өлкән укытучы Таҗиева Лена Кәлимулловна чакырылган иде.

Л.К. Таҗиева Казан дәүләт университетында (1959-1960), аннан Ленинград дәүләт университетында (1960-1966) һәм Мисырның Каир университетында (1963-1964) белем алып, Казан дәүләт университетына гарәп теленнән белем бирергә кайта. Ул фәнни эшен ономастика өлкәсендә –  гарәп теленнән кергән ялгызлык исемнәрен өйрәнүгә багышлый, гарәп каллиграфиясе өлкәсендә хезмәт куя,  гарәп теле дәреслекләре авторы булып тора.  Аның тынгысыз эшчәнлеге төрле конференцияләрдә, тикшеренүләрдә катнашуы хәзерге фәнгә зур өлеш кертүе турында сөйли.  Лена ханымга бирелгән исемнәр дә моны дәлилли.

Лена Кәлимулловна Таҗиева сүзне ерактан ук, 922 нче елда ислам дине кабул ителү тарихы белән таныштырудан башлады. Ул, тарихка мөрәҗәгать итеп, гарәп алфавитының кайчан кулланыла башлавын, ни рәвешле татарларга килеп җитүе хакында мәгълүмат бирде. Студентларга гарәпчә исәнләшергә, чит кешенең исемен сорарга, шул ук сорауга җавап бирергә өйрәтте. Чит телләрдән инглиз, төрек телләрен өйрәнгән студентлар өчен бу, әлбәттә, шактый кызыклы булды. Галимә билгеләвенчә, элек гарәп теле югары уку йортларында, фән һәм аерым уку дисциплинасы буларак, дүрт ел буена укытылган. Димәк, үткән гасыр белән чагыштырганда, бүгенге көндә гарәп теленә игътибар шактый кимегән; гарәп графикасы белән язылган кулъязма һәм эпитафик истәлекләрне, тарихи ядкарьләрне кириллицага транслитерацияләүче, аларны тәрҗемә итүче, шәрехләүче галимнәр дә бармак белән генә санарлык.

 Лена Кәлимулловна фонетика мәсьәләләренә аерым игътибар юнәлтте.  Авазларның әйтелеш үзенчәлегенә игътибар итеп, студентлар «һәмзә» тартыгының сөйләмдә шактый авырлык тудыруын ачыкладылар, маэмай, мәсьәлә, тәэмин, тәэсир, Наил кебек еш кулланыла торган сүзләрнең дөрес әйтелешен өйрәнделәр. Студентларны үз иткән ачык йөзле галимә һәрберебезгә хаталарны төзәтергә ярдәм итте, аларны булдырмас өчен үзенең киңәшләрен бирде.

Фәнгә кагылышлы мәсьәләләр хакында фикер алышудан соң, Лена ханым гарәп теленнән белем биргән студентын — Әнвәр Хәйрине искә алды, аның искиткеч бай китаплар, гыйльми эшләр авторы булганлыгын күрсәтте. Әнвәр Хәйринең кулдан-кулга йөртеп укылган китапларында Лена ханымның өлеше  шиксез.

Очрашуның азагында  Лена Кәлимулловна хаҗ кылу күренешләре белән таныштырды. 7-8 млн. кеше белән беррәттән, өч мәртәбә хаҗ кылган Лена апа үзенең сәяхәте турында бәян итте. Мәккә, Мәдинә шәһәрләренең фотосурәтләре студентларны таң калдырды.

Киләчәктә тел белеме белән тирәнрәк танышырга теләгән студентлар өчен бу очрашу шактый тәэсирле башлангыч булды, чөнки галимә сөйләгәннәрнең барысын да практикада кулланырга, юнәлеш буларак үстерергә мөмкинлек бирә. Әлеге җылы, бай эчтәлекле очрашу студентларның күңеленә якты бер истәлек булып кереп калыр дип ышанабыз.

Быел Лена ханымның гомер бәйрәме – юбилее булып узды. Без аңа гаилә иминлеге, саулык-сәламәтлек телибез. Һәрвакыт студентларының, укучыларының рәхмәтен, җылысын тоеп яшәсен иде!

Мәгълүматны татар теле белеме кафедрасы доценты Г.К. Һадиева,  1 курс студенты А.А. Хәбибуллина әзерләде.

Чыганак: https://kpfu.ru/philology-culture/tel-galime-bel1241n-ochrashu-379832.html