Тел һәм мәдәният арасында диалогка ничек ирешергә?

Бу сорауга җавапны КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында узган «Төрки лингвокультурология: проблемалар һәм перспективалар» дигән халыкара конференциядә эзләделәр.

2000нче елда Берләшкән Милләтләр оешмасы, Юнеско инициативасын хуплап, күптеллелекне яклау йөзеннән, 21 февральне Халыкара туган тел көне итеп үткәрү турында карар кабул итә, һәм шуннан бирле әлеге бәйрәм үткәрелеп килә. Дөрес, бу чара илкүләм дәрәҗәдә үтми. Аны бары тик тел язмышына битараф булмаган иҗтимагый оешмалар, уку йортлары, берләшмәләр генә тар даирәдә искә ала.

Традиция буенча Халыкара туган тел көне уңаеннан һәм Г.Тукайның 130 еллыгы хөрмәтенә КФУ Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтында 19 нчы февральдә   Халыкара фәнни-гамәли конференция үткәрелде.

Тел һәм мәдәният бер-берсенә бәйле төшенчәләр. Тел булмаса, халыкның мәдәнияте дә яши һәм үсә алмый. Конференция үзенә максат итеп шушы ике өлкә арасында туган проблемаларны һәм перспективаларны билгеләүне, бу өлкә белән кызыксынучы мәктәп укучыларын, студентларны бергә җыю һәм тәҗрибә алмашу мәйданы ролен үтәүне куя. Бу чара үзенә югары сыйныфларда,  урта һәм югары һөнәри белем бирү учреждениеләрендә белем алучы 200дән артык укучы һәм студентны җыйды. Шунысы куанычлы: катнашучыларның географиясе елдан-ел киңәя. Быел Татарстан Республикасыннан гына түгел, Алтайдан, Удмуртия, Башкортстан, Мордовия, Чувашия республикаларыннан гына түгел, Нигерия, Япония, Кытай һәм Казахстаннан килгән студентлар һәм магистрантлар да чыгыш ясадылар. Мәсәлән, Нигериядән килеп, КФУда белем алучы Хәлит сәхнәдән барысын да татарча сәламләп соклану һәм абруй казанды. «Бар телләр дә үзенчәлекле һәм яшәргә хокуклы. Мин сентябрьдән бирле татарча өйрәнәм. Бу конференциядә беренче тапкыр гына катнашам,» — диде ул. Ә Түбән Каманың 20нче мәктәбеннән килгән Илһам Ишмөхәммәтов бирегә 7нче тапкыр килүен белдерде. Бу чараның мөһимлеген ул балаларны, яшьләрне фәнгә тартуда һәм ХХ гасыр башында гына барлыкка килгән татар лингвокультурологиясе өлкәсендәге яңалыклар белән танышуда күрә.

DSC00088

Конференциянең тантаналы ачылышында катнашкан Казан федераль университетының Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты директоры Рәдиф Рифкать улы Җамалетдинов залда җыелучыларга мөрәҗәгать итеп: «Киләчәктә татар теле, әдәбиятыбызны саклау юлында уңышлы хезмәттәшлек итсәк иде», — дигән теләген җиткерде. Чараның үзенчәлеген ул аның бөек шагыйребез Г.Тукайга багышлануын һәм беренче тапкыр халыкара масштабта үткәрелүен атады. Конференциянең даими кунагы Россия Федерациясенең Дәүләт Думасы депутаты, Татар федераль милли-мәдәни автономиясе рәисе Илдар Гыйльметдинов исә: «Мәскәүдә туган телләргә каршы бернинди дә документ әзерләнми. Туган телләрне укытуда килеп туган кыенлыклар барысы да үзебез уйлап чыгарган проблемалар ул,» — дип белдерде һәм туган телебезне өйрәнергә, яшь буынга җиткерергә чакырды.  Илдар Гыйльметдинов чит төбәкләрдән килеп белем алучы татар студентларына үз премиясен тапшырды. Аңа быел Башкортстаннан килеп татар филологиясе бүлегендә укучы Рәмзия Шәфикова һәм Нижгар өлкәсеннән шул ук бүлектә белем алучы Наилә Исхакова лаек булдылар.

Профессор Әлфия Юсупова катнашучыларга уңышлар теләп: «Бу чара Г.Тукайның юбилеен каршылап үткәрелә башлаган башка чараларга старт бирә. Быел институтта мәктәп укучылары өчен Г.Тукай олимпиадасы үтәчәк. Аның җиңүчеләренә Г.Тукай исемендәге татар филологиясе бүлегенә кергәндә өстәмә балл биреләчәк,» – дип, яңалыклар һәм көтеләчәк чаралар белән таныштырып үтте. Шулай ук ул татар теленнән ел саен уздырыла торган олимпиадада җиңү яулаган рус телле студентларны да бүләкләде. Алар арасында КФУның төрле институтлары һәм республиканың башка югары уку йортлары студентлары да бар иде.

Конференция кысаларында оештырылган чаралар моның белән генә тәмамланмады. Татар теле һәм әдәбияты укытучылары өчен “Татар теленнән бердәм республика тестына әзерләнү үзенчәлекләре” дигән темага семинар оештырылды. Укытучылар  БРТ үткәрүчеләргә һәм әзерләүчеләргә үзләрен кызыксындырган сорауларны бирде һәм җаваплар алды.

Раил Садретдинов.