Тел сафлыгын ничек сакларга?

Тел дигән дәрья бар,

Дәрья төбендә мәрҗән бар.

Белгәннәр чумып алыр,

Белмәгән карап калыр.

Татар теле төрле үзгәрешләр кичерә. Аеруча чит телләрнең татар теленә йогынтысы көннән-көн үсә бара. Көнкүреш сөйләмендә генә түгел, татарча газета-журналларда, радио-телевидение тапшыруларында да сүзләрне дөрес кулланмау, телне бозып сөйләшү еш күзәтелә. Әлбәттә, моны чит телләрнең тәэсир итүе дип кенә бәяләргә кирәкми, җөмләләр төзек, фикер төгәлләнгән булсын өчен үз телеңне ярату, камил белү кирәк.

Кызганычка каршы, элмә такталарда, газета-журналлар битләрендә, дикторлар сөйләмендә колакны яра яки күзгә бәрелә торган хаталар гадәти күренешкә әйләнеп бара. Бу турыда вакыт-вакыт искә төшереп торсалар да, сүзне дөрес кулланмау проблемасы бүгенге көндә дә әле чишелеш тапмаган.

21 нче февраль һәр милләт, һәр халык өчен бәйрәм көн – Халыкара туган тел көне. Шул уңайдан Казан (Идел буе) федераль университетының Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтының татар теле белеме кафедрасында үткәрелеп килә торган «Хәзерге татар теле белеменең актуаль проблемалары» дигән тел түгәрәгендә филология фәннәре докторы, профессор, Татарстан фәннәр академиясе академигы,  Татарстан Республикасының фән һәм техника өлкәсендәге Дәүләт премиясе лауреаты,  Татарстан АССР ның атказанган фән эшлеклесе Юсупов Рүзәл Абдуллаҗан улы белән очрашу булып узды.

Рүзәл Абдуллаҗан улы Татарстанның элек Әтнә, хәзер Арча районына кергән Кышкар авылында туып үсә. 7 нче сыйныфны авыл мәктәбендә тәмамлагач, ул Казан кооператив техникумында, соңрак, армиядән кайткач, Казан дәүләт университетының татар филологиясе бүлегендә белем ала. Университетта ул гел «бишле» билгеләренә генә укый, Ленин стипендиясенә лаек була. Казан дәүләт педагогика институтының аспирантурасын тәмамлап, 1970 нче елда кандидатлык диссертациясе, 1982 нче елда докторлык диссертациясе яклый. Р.А. Юсупов гомерен фәнгә, уку-укыту эшчәнлегенә багышлый, җитәкче урыннарда эшли. Аның фәнни юнәлеше тәрҗемә теориясе, икетеллелек һәм сөйләм культурасы, чагыштырма типология, татар телен укыту методикасы өлкәләренә карый. 1986-2002 нче елларда Казан педагогика университетының ректоры, соңыннан татар теле белеме кафедрасының мөдире була. Бүгенге көндә Казан федераль университетының татар теле белеме кафедрасында профессор-консультант булып эшли. Аның 100 дән артык монографиясе, дәреслекләре бар, бик күп мәкаләләре басылып тора. Хөрмәтле галимебез Рүзәл Абдуллаҗан улы әле дә татар теле белеме өлкәсендә армый-талмый хезмәт итә.

Очрашу студентлар һәм кунагыбыз арасында бик җылы әңгәмә рәвешендә башланып китте. Рүзәл абый, үзенең бик гади кеше булуын искәртеп, фән турында гына түгел, төрле өлкәләргә карата сорауларга җавап бирергә әзер булуын искәртеп узды. «Һәр кеше – шәхес, аның үз уй-фикере бар, без аңа хөрмәт белән карарга тиеш», – диде ул. Үз фикеребезне кыю итеп башкаларга җиткерергә, шул ук вакытта кеше сүзенә дә колак салырга өндәде. Рүзәл абый, яшьлек елларына кайтып, яхшы студент булу серләре белән уртаклашты, лекция вакытында язылган конспектларның ярты уңыш икәненә төшендерде.

Очрашуның күп өлешен телебезнең сафлыгын саклау, телне бозып сөйләү очраклары турындагы фикерләр алды. Рүзәл абыйның шактый хезмәтләре дә нәкъ менә бу өлкә белән бәйле. Туган телнең сакланышы, кулланылшы гаиләдән килә, соңрак балалар бакчасы, мәктәпнең роле зур.

Рүзәл Абдуллаҗан улы белән очрашуыбыз бик вакытлы оештырылган иде, чөнки телне саклау проблемасы һәрберебезгә дә кагылуын, сөйләмебездәге хаталарны бетерү өстендә эшләргә кирәклеген яхшы аңладык. Телебезгә игътибар кими барганда мондый фикер алышулар безнең рухи дөньябызны баету ягыннан бик мөһим булуында шик юк.

Рүзәл абый үзенең чыгышында телләрне чагыштырып өйрәнү әһәмиятле булуын, ләкин шул ук вакытта аның тискәре ягы да барлыгын әйтте. Калькалаштыру ярдәмендә татар теленә күчерелә торган «подчеркивать» сүзенең тәрҗемәсе «ассызыклау» дип без ялгышабыз икән. Галим әйтүенчә, аның төгәл, турыдан-туры тәрҗемәсе юк. Шул ук хәл «сидеть за столом» дигән сүзтезмәне тәрҗемә иткәндә дә кабатлана. «Өстәл артында утыру» дигән вариант еш кулланыла. «Ә кайда ул өстәлнең арты?» – дип сорады бездән Рүзәл абый. Мондый очраклар бик күп, алар безнең сөйләмебезгә тирән үтеп кергәннәр, шуңа күрә без кайсы сүзнең хаталы, ә кайсы дөрес булуы турында артык уйланып тормыйбыз.

«Мондый хаталарны ничек бетерергә соң?» – дигән сорауга бергәләп җавап эзләдек. Югары уку йортларында, мәктәптә дөрес тәрҗемә итүне үзләштерү, фонетика, морфологияне куллану ягыннан тиешле дәрәҗәдә өйрәнү кирәк булуы белән барыбыз да килеште. Шундый кискен, конкрет, ачык проблемалар күтәрелде кичәдә. Очрашуыбыз азагында Рүзәл абый телебезне саклауның, әхлак кагыйдәләрен үтәүнең никадәр мөһим булуын әйтеп, истәлеккә һәр студентка үзенең китапларын бүләк итте. Без, студентлар, татар телебезнең киләчәге үзебезнең кулда дигән фикерне күңелгә беркетеп, бу мәртәбәле очрашудан канәгать калдык.

Татар теле белеме кафедрасы доценты Г.К. Һадиева,  1 курс студенты З.И. Газизова.