Телефоннан саклан

Дөньяның теләсә кайсы ноктасын тиз арада тоташтыру мөмкинлеген биргән кәрәзле телефон-заман кешесе өчен зур табыш булды. Хәзерге вакытта кәрәзле телефоннар хәтта нәни балаларда да бар. Тик алар шулай ук куркынычсыз микән соң? Төрле илләрдәге галимнәрнең тикшеренүләре буенча, ун ел дәвамында һәр көнне кәрәзле телефоннан файдалану күз һәм баш миендә яман шеш авыруларын китереп чыгарырга мөмкин. Гаджетлардан файдалану бик җайлы булса да, кешенең иммунитетына зыян килү ихтималы бик көчле.
Җайланмадан кеше организмына күчкән электромагнит дулкыннары аның иммун системасын какшата һәм шуның белән инфекцион авыруларга һәм салкын тидерүгә каршы тору алуын киметә. Сәгатьләр буе телефоннан сөйләшергә яраткан кешеләр еш кына баш авыртудан, ярсып китүчәнлектән һәм йокысызлыктан зарланалар. Болар – вегетатив-кан тамырлары дистониясе авыруын күрсәтүче билгеләр.
Электромагнит дулкыннары бигрәк тә балалар өчен куркыныч. Алар җиңеллек белән балаларның ныгып җитмәгән баш сөякләре эченә тирән үтеп керә алалар. Ә бу, үз чиратында, баш миенә зыян салырга һәм нерв системасы эшчәнлегенең җитди бозылуына китерергә мөмкин.
Әлбәттә, бугенге көндэ кәрәзле телефон тиз аралашу, кирәкле мәгълуматны табу өчен бик уңай һәм кирәкле җайланма. Ләкин аны да чама белән, кирэкле вакытта гына кулланырга кирэк.

Разиля Арсланова