Телефонсыз бер көн нинди нәтиҗәләргә китерде?

Мин мондый эксперимент турында күптән хыяллана идем. Дөресрәге, моңа күптән әзерләндем. Әзер идем. Ләкин моңарчы барып кына чыкмады.

Менә бер көнне хыялым тормышка ашты. Кисәк кенә. Көтмәгәндә. Иртән җыенып чыгып киткәндә телефоным миңа: «Саубул!», — дип өйдә калган.

Дөрес, якын «дустымның» өйдә калганлыгын автобуска утырып бер тукталыш узуга абайладым. Чөнки эшкә барганда һәрвакыт яңалыкларны караштырасың, чатларда язышып аласың. Иң беренче кире борыл дигән уй баштан үтсә дә, аннан аңа кул селтәдем. Үзең күпме хыялландың ич әлеге тәҗрибәгә!

Дөрес, мин үземне телефонга бәйле кеше дип санамыйм. Миңа минут саен шалтыратып борчучылар саны да аз. Көненә 3-4 була торгандыр, һәрхәлдә.

Телефон… Аның белән беренче очрашу 2000 нче елларда булгандыр. Очрашу диюем — кеше кулында күрү. Авылдагы бер бизнесмен кулында. Гаҗәпләндерде. Чыбыксыз-нисез, әмма сөйләшеп була. Дөрес, аларның күләмнәре шактый иде. Хәзерге замана балаларына боларны сөйләсәң, ышанмаслар! «Син динозаврларны да күрмәдеңме ул?!» — дип сораулары да бар. Уйлап кына карагыз! 20 ел эчендә алар ничек ябыкты, ә кешеләр, киресенчә дә бугай әле! Инде кайчандыр шушы чыбыксыз могҗизадан башка яши алуыбызны күз алдына да китерүе кыен. Хәзер инде ул безгә дөнья яралганнан бирле бар, булган кебек. Шулай булмый ни, минем 4-5 яшьлек ике туган энем-сеңелләремнең кулларында инде планшет! Ә без бу яшьтә телевизордан «Мырау батыр» фильмын көтеп ала идек. Сәгатьне ашыктыра-ашыктыра. Менә ичмасам, безнең балачак булган әле ул дип уйлап куям замана балаларына карап. Таудан чана-чаңгы да шудык, карга да батып керә идек. Безнең балалар белән ни булыр… Күз алдына китерүе дә кыен.

Беренче шәхси кесә телефонын миңа 13 яшьтә алдылар. Раскладушка. Артык «крутой» модель дип әйтә алмыйм, төшеп калганнардан да түгел иде. Ике еллап түзде ул. Дөрес, ремонтлатсаң хәзер дә эшләр иде лә…

Әз-мәз статистика…

Россиялеләр интернетта аралашуга буш вакытларының өчтән бер өлешен сарыф итә. Социаль челтәрләрне кулланучылар 2012 елдагы 80% күрсәткечтән 2015 елда 91%ка җитте. Яшьләр арасында бу сан 98%. 45-50 яшьлекләр арасында — 86%.

Яшьләр социаль челтәрләрдә аена 10 сәгатьтән артык вакытларын уздыралар. Шунысы ачыкланган, 30% соцчелтәрләрдә яңа постлар яза, 35% — фото белән бүлешә, ә 12% — видео йөкләтә. Текстлар урнаштырырга яратучылар арасында хатын-кызларның (35%) иртләргә (25%) караганда күбрәк булуы ачыкланган. 37% сораштырырлган кеше бернинди дә яңартулар үткәрми, лентаны гына карап бара икән.

Англия яшьләре смартфоннарга көнгә үзләренең 5 сәгатьләрен сарыф итә. Гаджетларны уртача 85 тапкыр тикшерә. Бу гамәлнең инде автомат рәвешкә күчүе һәм моны кеше аңламыйча эшләве турында сөйли. Гаджетларны шулай еш тикшереп торсалар да, бер сеанс нибары ярты минут дәвам итә икән. Иң күп утыру иртәнге һәм кичке вакытка туры килә.

Ә менә американец үз смартфонын 150 тапкыр ача ди. Әлеге тикшеренүне үткәргән белгечләр кешенең көненә 20 тапкырдан артык СМС-хәбәрләр бүлегенә керүен ачыклаган. Хатын-кызларның ирләргә караганда иске СМИСларны күбрәк укулары билгеле булган.

35-49 яшьлек америкалылар социаль челтәрләрдә атнасына 7 сәгать утыра. Якынча 15 тапкыр кеше телефонына вакытны белү өчен карый.

Австралиядә үткәрелгән тикшеренүләр 16-30 яшьлек кешеләрнең көненә экранга 150 тапкыр карауларын ачыклаган. Сораштырылганнарның 60%ы хәбәрләр лентасын күзәтә, ә башкалар кызык видеолар карый. Смартфоны булган һәр кеше диярлек уянуга һәм йоклар алдыннан интернетка керә икән. Австралия тикшеренүчеләре шуны санап чыгарган: әгәр кеше беренче смартфонын 16 яшьтә алып, 80 яшькә кадәр яши икән, ул гомеренең 8 елын социаль челтәрләрдә үткәреп уздыра да. Минем 4-5 яшьтә планшетка ия булган эне-сеңелләрем турында әйтергә дә куркыныч…

Сүз башым бит Шүрәле дигәндәй, өйгә кайтканда телефоныма нибары 4 кеше шалтыратканлыгы һәм чатларда 10лап хәбәр булуы ачыкланды.

Нәтиҗә: телефонны калдырып йөрмә икән! Иң кыены — сәгатьне белү. (Үч иткәндәй кул сәгатен дә такмаган идем). Кешедән туктатып вакыт сорау — мәхшәргә тиң! Шулкадәр түбәнсетелгән итеп карыйлар сиңа, әйтерсең син кеше түгел! Һәрхәлдә, кешенең статусы аның ия булган байлыгы белән бәяләнгән бу заманда әлеге җәмгыятьтәге караш башкача була да алмый… Кызганыч. Кеше булыйк!