Кеше үз белемен арттырып, телләр өйрәнсә, аның алдында бик күп мөмкинлекләр ачыла. Туган теле белән беррәттән бер сүзе белән дә охшаш булмаган чит тел өйрәнү үзенә күрә бер горурлык та, батырлык та. Шундый кешеләргә сокланмый мөмкин түгел!
2 ноябрь көнне Филология һәм мәдәниятара багланышлар институтына 2017 елда татар теленнән Халыкара олимпиаданың гран-при иясе, искитмәле шәхес Мидзуки Сакурама килде. Ул хәзерге вакытта үзенең докторлык эше буенча диссертациясенә чит илдә яшәүче татар диаспоралары хакында Казан китапханәләрендә мәгълүмат туплый.
Безнең белән очрашуга ул татар телен ничек, ни өчен һәм ни рәвешле өйрәнүен сөйләде: “Балачагымда дәү әнием авызыннан татар җырларын ишеттем һәм әлеге моңга гашыйк булдым. Туган телем, япон теле, белән татар теленең аермалары бик күп, ләкин охшаш яклары да бар. Мәсәлән, япон теле белән татар теле грамматикасы.”
Мидзуки Сакурама татар телле төрле проектлар чит илдә дә татар теленең дәрәҗәсен үстерүе хакында хәбәр итте.
Диалог формасында барган әлеге әңгәмә вакыты бик тиз узып китте. Безнең белән Мидзуки рәхәтләнеп саф татарча аралашты. Телләр өйрәнү өчен, иң беренче чиратта, аңа карата кызыксыну булырга тиешлеген искәртте. Аның белән килешми мөмкин түгел, чөнки ул япон һәм татар теленнән кала тагын 4 тел белә. Әлеге уңышлары белән генә чикләнәсе килми аның. Теләге – гарәп телен дә өйрәнү.
Әлеге очрашуга без чиксез шат идек. Сөйләшәсе сүзләр, кызыклы сорауларыбыз тагын калды. Бәлки, киләчәктә безгә тагын очрашу насыйп булыр дигән зур өметтә калдык. Нәкъ менә шундый очрашулар безнең телләр өйрәнүебезгә бер этәргеч булып тора. Туган теле белән чит телләр дә белгән кеше киләчәктә зур уңышларга ирешәчәгенә ышанам. Ә безнең киләчәк- бары тик үз кулларыбызда!