2019 елның 5 июленнән 20 августына кадәр Мәскәү өлкәсендәге Солнечногорск районындагы Сенеж күлендә “Территория смыслов” дигән Бөтенроссия яшьләр мәгариф форумы үтәчәк.
Форумның төп максаты – гаиләнең, җәмгыятьнең һәм дәүләтнең тәрбияви ролен ныгытуга юнәлдерелгән яшьләр профессиональ берләшмәләрен булдыру.
Форумда 18-30 яшькәчә яшьләр катнаша ала. 2019 елда катнашучылар АИС “Молодежь России” сайтындагы шәхси кабинетта төрле профильдәге 6 сменаның берсен сайлый ала. Болар – “Россия – мөмкинлекләр иле”, “Экомохит – мәгариф”, “Экомохит – волонтерлар”, “Экомохит – сәясәт”, “Экомохит – IT”, “Экомохит – экология”.