Терроризм һәм экстремизмнан кемнәр бизнес ясарга тели?

«2014-2020 елларда Татарстан Республикасында террорчылыкны һәм экстремизмны профилактикалау» программасын гамәлгә ашыру өчен Татарстан Республикасы Яшьләр хөкүмәте «Татарстан Республикасы Яшьләр академиясе» төбәк иҗтимагый оешмасы һәм Татарстан Республикасында терроризмга каршы комиссия белән берлектә  мәгариф оешмаларында укучы студентлар арасында түгәрәк өстәлләр циклы үткәрергә уйлый. Шуларның берсе, 7 май көнне, Казан федераль (Идел буе) университетының Социаль-фәлсәфи фәннәр һәм гаммәви коммуникацияләр институты бинасында узды.

Түгәрәк өстәл экстремистик һәм террористик характердагы җинаятьләр, шулай ук радикаль фикерләүгә каршы торуны формалаштыру максатында үткәрелде.

Әлеге түгәрәк өстәлдә эксперт сыйфатында эшчәнлек өлкәсе экстремизм һәм терроризмга каршы тору белән бәйле булган белгеч һәм Казан федераль (Идел буе) университетының фәлсәфә һәм дини белем кафедрасы доценты Антон Горин чыгыш ясады.

Чара кейс-чемпионат форматында узды (кейс – ситуатив анализның бер ысулы). Һәм әйтеп үтәргә кирәк: барлык биремнәр дә Россия Федерациясенең террорчылыкка каршы милли комитетының интернет-ресурсларыннан алынган мәгълүмат нигезендә төзелгән. Мондый кейс-чемпионатның асылында берничә төркемгә бүленеп, биремнәрне билгеле бер вакыт эчендә чишеп, аларны плакатта визуаль рәвештә күрсәтү һәм дә эшләгән эшне яклаудан тора иде. Инде һәр төркем үз чыгышын тәмамлагач, эксперт аларга үз соравын һәм җитешсез якларын да әйтте.

Очрашу бары тик коры лекция форматында гына булмасын өчен, алдан ук студентлар белән элемтә урнаштырылды. Төркемләргә бүленү алдыннан оештыручылар, аерым алганда чараны алып баручы, үзе дә Казан федераль (Идел буе) университеты студенты Георгий Головнев кануннарга бәйле булган һәм тормыштан алынган реаль ситуацияләрне китерде. Ә студентлар исә үз чиратында әлеге хәлләр эченә нинди проблема яшерелгәнен белергә тиеш иде.
Чара барышында көн үзәгендә торган мәсьәләләр дә читтә калмады. Әйтик, терроризм һәм экстремизмның бизнеска барып тоташуын инде күпләр белә торгандыр. Шулар белән беррәттән «террор була!» дигән ялган хәбәр таратучыларның шаярулары кеше гомере белән үлчәнергә мөмкин икәнлеге дә һәм, әлбәттә, андый кешеләргә нинди җәза биреләчәге дә әйтелде.

Оештыручылар шулай ук телефонга чит номердан ярдәм сорап язылган хатларга, интернет челтәрләрендә таралган беренче чыганактан алынмаган ялган хәбәрләргә ышанмаска һәм кат-кат тикшерергә дә өндәделәр.

Энҗе Габдуллина. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбенең 1 курс студенты.