“Тимер кошлар” йортында кунакта

Курсташым Рәйдәнең электрон почтасына кафедра мөдире Васил Гарифуллиннан, минем телефоныма Ләйлә Сабировадан “сәлам хаты” килеп иреште. Ләйлә апа Рәйдә белән мине ашыгыч рәвештә кафедрага чакырып алды. Куркып калдык!

Әмма куркулар юкка булган ла! Безне экскурсиягә чакырулары икән. “Кая?” дип сорагыз? Казан халыкара аэропортына! Кафедрадан ике генә кеше барырга тиеш, шулай булгач, Рәйдә белән миңа бик мөһим вазифа йөкләнде. Барысын да күреп, белеп кайтырга һәм дуслар белән бүлешергә кирәк.

Аэропортка барасы көнне һава торышы нык үзгәреп, көйсезләнеп күрсәтсә дә, безне бу куркытмады. “Кулда – каләм, яза беләм” дигәндәй…

“Казан” халыкара аэропортына баруыбыз әлеге аэропортта беренче тапкыр даими рейс барлыкка килүнең 25 еллыгына багышланды.

Аэропортта безне Гатауллин Гадел Искәндәрович каршы алды. Ул  матбугат хезмәтендә эшли икән. Экскурсиянең башыннан ахырына кадәр ул безнең белән булды, сорауларыбызга җавап бирде.

Тематик экскурсиябез терминалны караудан һәм пассажирлар белән эш итүнең асылын аңлатудан башланды. “Казан” аэропортының транспорт куркынычсызлыгы бүлеге җитәкчесе Виктор Гафаров безгә бай һәм кызыклы мәгълүмат бирде. Аэропорт тарихы хакында тәҗрибәле белгеч күп итеп сөйләде. Мәсәлән, “Казан” халыкара аэропортының туган көнендә (15 сентябрь, 1979 ел) Ту-134 самолетында Казан-Сочи маршруты буйлап тәүге рейс ясала. Шул ук елның ноябрь аенда аэропорт Ту-154, Ту-134, Ил-18 һәм башка очкычларны кабул итә. 1986 елның 21 февралендә “Казан” аэропорты үзенең хәзерге статусын – халыкара аэропорт исемен ала. Виктор Мирзаянович 2013 елгы Универсиада уеннарының Казанда узуы аэропорт өчен уңай булды, дип белдерде. Нәкъ шушы елны яңа аэронавигация комплексы – контроль-диспетчерлык пункты башнясы, №1 күтәрелү-утыру полосасы ачыла, 1 нче Терминал эшли башлый.

Теркәлү зонасында булганнан соң, Виктор Гафаров безне кабат пассажирларны тикшерү ничек баруы белән таныштырды. “Аэропорт куркынычсызлыкны тәэмин итү өчен барысын да эшли. Без ГБР (група быстрого реагирования) төзедек. Бу аэропорт кармагында эшләүче безнең хезмәткәрләрдән торган төркем, алар куркынычсызлык кагыйдәләре бозылган очракта, полиция килеп җиткәнче, ситуацияне контрольдә тота”, диде ул. Шулай ук безнең өчен тыелган һәм чикләнгән предметларны тикшерә торган аппаратларның ничек эшләвен аңлатты, мисаллар ярдәмендә күрсәтте. Баксаң, аэропортка үзең белән су да алып керү тыелган икән! Сыекчаны бары тик аэропортта, тикшерү узгач алырга мөмкин. Гадел Искәндәрович, безнең аптыраганны күреп: “Бу бит сезнең куркнычсызлыгыгыз өчен эшләнелә! Аэропорт көйсезлеге түгел ул. Без үзебездә нинди су сатылганын  һәм аеың чыннан да су икәнен беләбез, ә сезнең шешәдә теләсә нәрсә булуы ихтимал!” дип аңлатты. Виктор Мирзаянович аның җавабын тулыландырып гади су шешәсенең дә шартлаткыч матдә өчен уңайлы тирәлек булганлыгын искәртеп үтте.

Студентларны алда иң кызык мизгел көтте – һава аланында чып-чын очкычларның җиргә төшкәнен күзәттек. Авыр “тимер кошлар”ның баш очыннан гөрелдән узып китүен һәркем я фотога, я видеога төшереп калырга тырышты. Кайткач дуслар, туганнар белән бүлешәсе бар бит!

Экскурсиябезне күмәк фото төшү белән тәмамладык. Күпләребезнең биредә матбугат хезмәтендә эшләргә теләге туды. Кем белә бит, бәлки, Гадел Искәндәрович белән берлектә киләчәктә безгә дә беренче курс студентларына шушындый пресс-турлар оештыру мөмкин булыр.

Чулпан ГАРИФУЛЛИНА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникация югары мәктәбе студенты.