Тинчурин театры артисты Салават Хәбибуллин: “Театрыбызны үзгәртер идем”

Кәрим Тинчурин исемендәге Татар Дәүләт Драма һәм Комедия театры артисты Салават Хәбибуллин, яшь булуына карамастан күпләргә таныш. Әлеге тынгысыз, шат күңелле егет үзенең тырыш, актив булуын һәрдаим дәлилләп тора. Спорт белән шөгыльләнә, шигырьләр яза, кино, театрда үзен күрсәтергә өлгерде. Кыскасы, гел яңалык эзләүдә ул. Актаныш районында туып-үскән, театр училищесына очраклы рәвештә килеп эләккән Салават бүген кызыклы, үзенчәлекле образлары белән меңләгән тамашачыларны сөендерә.

Киң күңелле, ачык йөзле Салават белән бер сөйләшеп утыру да яхшы кәеф, көч бирә. Әңгәмәнең кайбер өлешләрен сезгә дә тәкъдим итәм.

— Салават, иң шаккаттыргыч, көтелмәгән адымың?

— Күп булды алар. Иң көтелмәгәне –уйламаган җирдән, бер кешегә әйтмичә Уфа шәһәренә баруым. Бүгенгедәй хәтеремдә: 2016 елның июль ае иде, иртәнге 8дә дус егеткә утырдым да чыгып киттем. Әти-әни, дуслар белми дә калдылар бу хәлне.

— Ниндидер гамәлең өчен үкенгәнен булдымы?

— Андый хәл булганы юк әлегә.

— Тормышыңның иң кызыклы чоры.

— Барысы да үзенә күрә кызыклы. Балачак үзенә бер тарих, яшүсмер чак шулай ук үзгә. Иң кызыгы – студент чактыр, мөгаен.

— Иң зур хыялың?

— Сер булып калсын.

— Сине нәрсәләр сөендерә, ә нәрсә борчый?

— Саный башласаң, бик күп инде алар.

— Сине бик нык үпкәләткән кеше ничек итеп элеккеге мөнәсәбәтләрне кире кайтара ала?

— Минем бер сыйфатым бар – мин бөтенләйгә үпкәли белмим.

— Кешеләрдә нинди сыйфатлар сокландыра, ә кайсылары киресенчә ошамый?

— Үпкәчел, үзен әллә кемгә санап, “йолдыз” булып йөрүчеләрне яратмыйм. Ярдәмчел, тырыш, ачык йөзле кешеләргә сокланам.

— Мөмкинчелегең булса, дөньяда нәрсәне үзгәртер идең?

— Бу хакта уйлаганым юк иде. Театрыбызны үзгәртер идем…

— Татар яшьләренә киңәш, теләкләрең бармы?

— Кешелекле булсыннар, театрга йөрсеннәр!

Диләрә ФӘТТАХОВА. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.