Тирене күчереп утырту: ничек яңача эшләргә?

КФУ галимнәре тирене күчереп утырту технологиясен камилләштерергә булыша.

Бу темага доклад “Фундаменталь фән һәм клиник медицина. Кеше һәм аның сәламәтлеге” дигән конференциядә тәкъдим ителде. Аны Морфология һәм гомуми патология кафедрасы лаборанты Мария Абызова һәм Фундаменталь медицина һәм биология институты студенты Айрат Билялов әзерләгән. Алда искәрткән конференция Санкт-Петербургта үтте һәм Казан галимнәренең эше жюри тарафыннан югары бәяләнде: алар икенче дәрәҗә дипломга ия булдылар.

КФУ Морфология һәм гомуми патология кафедрасы лаборанты Мария Абызова
КФУ Морфология һәм гомуми патология кафедрасы лаборанты Мария Абызова

Конференциядә ничек катнашырга булуы турында Мария Абызова болай дип сөйләде: “Безнең тарафтан кызыклы материал тупланды, коллегалар белән дә бүлешәсебез килде. Безгә катгый сайлап алу үтәргә туры килде: жюри игътибарына 500дән артык эш тәкъдим ителгән иде, шуларның 176сы – постер рәвешендә докладка, ә 36сы – телдән докладка тәкъдим ителде.”

Яшь тикшеренүчеләр тирене күчереп утыртканнан соң бара торган процессларга багышланган доклад әзерләгән. Алар күчереп утыртылган тирегә даруларның йогынтысы турында өйрәнү моделен презентацияләделәр.

“Фундаменталь медицина һәм биология институтының яшь галимнәре командасы составында әлеге җиңүем беренчесе. Моңарчы бары тик мәктәп конференцияләрендә генә чыгыш ясарга туры килгән иде, әмма монысы бөтенләй дә башка дәрәҗә”, — дип билгеләп үтте Мария Абызова.