ТНВ телеканалында КФУ эксперты «Тарих дәресләре» үткәрә

Лекцияләр циклы татар халкы, аның дәүләтчелеге  тарихына һәм традицияләренә багышланган.

ТНВ телеканалында  рус телендә һәр атна саен «Тарих дәресләре» телепрограммасы чыга башлады. Программаны Казан федераль университеты Халыкара мөнәсәбәтләр институтының тарих һәм җәмгыять белеме кафедрасы мөдире Раил Фәхретдинов алып бара.

«Тарих дәресләре» — татар халкы аның дәүләтчелеге тарихына һәм традицияләренә, этнополитик тарих этапларына багышланган лекцияләр циклы ул. Тел һәм мәдәни алмашу мәсьәләләре дә, шулай ук Татарстанның яңа тарихы турында да сөйләнәчәк.

Раил Фәхретдинов Казан университетының медиакоммуникацияләр үзәгенә сөйләгәнчә, «Тарих дәресләре» — ул КФУ һәм ТНВның уртак проекты.

«Без Татарстаннан читтә яшәүче татарлар өчен нәкъ менә рус телендә агарту тапшырулары циклын булдыру кирәклеге турында уртак фикергә килдек, — диде ул. — Минем үземә проект бик ошый. Минем иҗади процесска беркем дә кысылмый. Мин татар халкының урта гасырлар тарихы, аннан да соңрак чорларны да колачларга тырыштым. Хәзерге вакытта Татар Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелүгә кадәр барып җиттек. Гомумән алганда, 20 тема чыкты. Сүз уңаеннан, киләсе тапшыруда мин татар халкының борынгы бабалары, төркиләрнең туган җире саналган борынгы Алтай аннары — хун-татар чоры турында сөйлим. Сүз нәсел мөнәсәбәтләре турында бармый. Төп бурыч — татар халкының дәүләтчелеге нигезләрен һәм традицияләрен, аның бай тарихын һәм мәдәниятен күрсәтү».

Программа шимбә көнне 16.00 сәгатьтә ТНВ телеканалында чыгачак. Һәр лекциядән соң тыңлаучылар лекторга сораулар бирә ала. «Тарих дәресләре» хронологик тәртиптә бара. Программаны татар телендә дә эшләтеп җибәрү мәсьәләсе тикшерелә. Нәтиҗә зур цикл килеп чыгарга мөмкин.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова