«ТНВ» телеканалында КФУ катнашында «Фолиант в столетнем переплете» тапшыруының яңа сезоны башланды

«Фолиант в столетнем переплете» тапшыруында Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең Сирәк кулъязмалар һәм китаплар бүлеге мөдире Эльмира Әмирханова китапханә фондындагы уникаль китаплар, кулъязмалар турында сөйли. 

«ТНВ» телеканалында КФУ катнашында «Фолиант в столетнем переплете» тапшыруының яңа сезоны башланды. Чыга башлавына 4 ел булган проект Казан федераль университеты Н.И. Лобачевский исемендәге фәнни китапханәнең сирәк кулъязмалар һәм китаплар бүлеге мөдире Эльмира Әмирханова катнашында гамәлгә ашырыла.

Программа Матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр буенча федераль агентлык ярдәмендә барлыкка килде. Укуга һәм әдәбиятка игътибарны җәлеп итү, китап өлкәсе проблемаларын хәл итү һәм китаплар белән кызыксынуны арттыру — әлеге мәдәни проект үз алдына шундый бурычларны куя.

«Фолиант в столетнем переплете» программасында Н.И.Лобачевский исемендәге Фәнни китапханәнең Сирәк кулъязмалар һәм китаплар бүлеге мөдире Эльмира Әмирханова китапханә фондындагы уникаль китаплар, кулъязмалар турында сөйли. Ул Казан университетының Бердәм мәгълүмат-нәшрият үзәгенә сөйләгәнчә, «Фолиант в столетнем переплете» проекты чыга башлаганнан бирле  85 тапшыру төшерелгән.

«Программа геройларын», ягъни  нәкъ менә теге яки бу китап, кулъязмаларны сайлау принциплары турындагы сорауга җавап биреп, Э. Әмирханова аларның берничә булуын аңлатты:

«Быел Антарктида ачылуның 200 еллыгына, ТАССРның 100 еллыгына һәм Җиңүнең 75 еллыгына багышланган программалар чыгачак, узган елларда Россиядә төрле даталарга — Әдәбият, театр һ.б. тематик елларга сюжетлар булды; бизәлеше ягыннан үзенчәлекле — басмаларның гадәти булмаган төрләре, уникаль гравюралар, китап тышлары яки башка элементлар, шәхси китапханәләрдән, автографлы, экслибрислы кулъязмалар яки китаплар күрсәтелә».

Э.Әмирханова билгеләп үткәнчә, иң мөһиме басмалар киң даирә тамашачыларга кызык булсын.

Мәсәлән, күптән түгел генә кулъязмалар һәм сирәк китаплар бүлеге мөдире Magnencij Rabani Mauri De Laudib[ussancte Crucis opuserudicione versu prosaq[uemirificum. — Phorcheimin aedibus Thomae AnshelmiMartio mense (Майнц архиепископы Рабан Маурус шигырьләре (784(?) 856), немец гуманисты, язучы һәм теолог Якоб Вимпфелинг тарафыннан нәшер ителгән) басмасы турында сөйләде.

Маурус кодлаштырылган поэзиянең катлаулы системасын эшләгән. Китапка кызыл һәм кара төсләр белән басылган, агачтагы гравюраны һәм типография җыелмасын берләштергән  тулы 30 битлек шигырь кертелгән. Шифрланган шигырьләр 36 юлдан торган челтәр рәвешендә төзелгән, аларның һәрберсе 36 хәрефтән тора. Рабанус кайвакыт фигураны челтәргә кертеп, поэманың образлы һәм шул ук вакытта төгәл сурәтен иҗат итә.

Соңгы тапшыруларның берсендә «Казан күрсәткече» кебек басма турында сюжет күрсәтелде. Ул ТАССРның 100 еллыгына нәшер ителгән һәм анда Казан һәм Казан губернасы учреждениеләре  турында мәгълүмат тупланган.

Җыентыкта  ТАССР төзелгәнче булган Казан тәкъдим ителгән, телефон һәм адреслары белән бергә шәһәр һәм булачак республика җитәкчелеге турында мәгълүматлар күрсәтелгән. Күп кенә учреждениеләрне, бигрәк тә рус, чуваш, мари белем бирү учреждениеләрен санаганда, татарларныкы аерып күрсәтелми, мөселман дип билгеләнә.

Барлык басмалар Н.И. Лобачевский исемендәге Фәнни китапханә фондларында саклана.

Тапшыруны «ТНВ» телеканалында, шулай ук YouTube та карарга мөмкин.

Автор: Рүфинә Гыймалетдинова, фото: Максим Зарецкий