Торыр урының бармы? “Өйләр лигасы” ярдәмгә ашыга…

         Алдакчы кояшы һәм зачет-имтиханнары белән  яз да килеп җитте… Димәк, Казан Федераль (Идел буе) Университетының күп кенә беренче курс студентлары “Икенче елга ни эшләргә? Кайдан торак табарга? дигән сораулар белән башларын вата башлагандыр инде, чөнки Универсиада авылында тору лимиты, кызганыч, бары тик бер генә ел.

Кадерле студентларыбыз, бу проблемадан чыгу юлы бар, ул – “Өйләр лигасы” проекты. “Өйләр лигасы” – Татарстан Республикасы Студентлар лигасы төбәк яшьләр иҗтимагый оешмасының социаль проекты. Ул коммерцияле торак эзләүдә студентларга ярдәм итә, шулай ук милекчеләргә фатир һәм бүлмәләрне арендага бирүдә дә булыша.  Әлеге проектның җитәкчесе  –  Студентлар лигасының президенты Руфат Рифгәт улы Кыямов. ““Өйләр лигасы” социаль яктан студентларга булыша торган проект. Татарстанга укырга килгәч, Университетка эләккәч һәрбер кеше кайда торырга, дип уйлана башлый… Тулай тракта да, ни кызганыч,  урыннар  чикле. Шуңа күрә, без уйлап тапкан  проект тору урыны булмау проблемасын чишү юлы булып  тора”, – ди ул кыскача гына “Өйләр лигасы” турында.

— Ни өчен әлеге проектны оештырырга булдыгыз? Ул хәзер дә актуаль дип уйлыйсызмы?

— Әлбәттә, ул һәрвакыт актуаль булачак. Чөнки югары курсларда студентларга тулай торакта урыннар җитми һәм алар яшәү урыны белән беррәттән күршеләр дә эзли башлыйлар, хәтта зур гына суммалар түләп  реэлторларга да мөрәҗәгать итәргә мәҗбүр булалар. Моннан чыгып  без аларга ярдәм итү юлын уйлап таптык, бушка диярлек, кыйбат булмаган уңайлы  торак урыннары табып бирәбез.

— Бушлай дисәгез дә бушлай ук булмас, шулай да студентларга нинди ташламалар булачак?

— Ташламалар бары тик милекчедән тора. Ләкин, әйткәнемчә, ике арада арадашчы булмагач,  финанс ягыннан әлеге проект студентларга бик отышлы булачак.

— Бу проект кемнәргә өчен каралган, КФУ студентлары өчен генәме?

— “Өйләр лигасы” Татарстаныбызның барлык уку йортларында укыган студентларга да ярдәм итәргә әзер, ягъни КФУда укучылар белән генә чикләнми. Барлык студент халкына ярдәмгә ашыгабыз.

— Әлеге проектта катнашу өчен гаризаларны кайда бирергә?

— База өлешчә тупланды, ә фатир бирүчеләр исә үзләренең торакларын ышанычлы кулларга тапшырырга әзер булган гап-гади кешеләр. Әлеге проект гаризаларны апрель аеннан, Аллага тапшырып, кабул итә башлады. Анкеталарны тутыру бик гади, алар ВКонтакте социаль челтәрендәге “Лига домов” төркемендә бар.

“Өйләр лигасы” турында тагын бер файдалы мәгълүмат – проектта катнашу өчен кәгазь боткасы, дөресрәге, иксез-чиксез документлар, рәсми кәгазләр кирәк булмаячак!  Иң мөһиме гариза, чиратка басу өчен, ә аннары  паспорт.
Шулай ук әлеге проект вакытлыча яшәү урыны табу гына түгел, ә кемгәдер өстәмә керем чыганагы да булып торырга  бик мөмкин. Әгәр синнең фатирың бар икән, “Өйләр лигасы” проектында үзеңне арендага бирүче буларак тәкъдим итә аласың!

Дустым, шуны онытма, барлык очрактан да чыгу юлы бар, уңайлысын  таба белергә генә кирәк. Өстәвенә, “Өйләр лигасы” проектындагы кебек ярдәм итәргә теләк белдергән кешеләр дә очраса, һич шигем юк, икеләтә җиңел булачак!

Илүзә Касыймова. КФУ Журналистика һәм медиакоммуникацияләр югары мәктәбе студенты.