«Тоталь диктант»: иң зур мәйдан — КФУ

Бүген Татарстанда «Тоталь диктант» халыкара белем бирү акциясенә нәтиҗә ясадылар. ТРның 26 районында 4 мең кеше диктант яза, бишле алучыларның саны 4 %ка арта. ТР иң зур мәйдан Казан федераль университеты базасында була, иң яшь катнашучы да диктантны бездә яза. Диктант текстының авторы — Казан университетын тәмамлаган, «Большая книга» конкурсы лауреаты Гүзәл Яхина иде. 

Быелгы акция уңай динамика белән аерылып тора. Былтыр катнашучы илләрнең саны 70 булса, быел — 76. Рорссиядә акциягә 720 шәһәр, поселок һәм авыл кушыла. Татарстанда акция тарихында иң күп катнашучы булган — ТРның 26 районындагы 58 мәйданда 4053 кеше диктант яза. Былтыр 48 мәйданчыкта 3,5 мең кеше катнаша. Былтыр диктантны бишлегә язучыларның саны — 2,5 % кына булса, быел бу сан 4 % тәшкил итә.

 

Татарстанда «Тоталь диктант» җиңүчеләрен (быел 153 кеше) бүләкләү 26 май көнне булачак. Бүгенге көндә Гүзәл Яхина килүе турында сөйләшүләр алып барыла. Шулай ук аерым номинацияләрдә — «Иң актив вуз», «Иң актив район» һәм «Иң яхшы фотомизгел» — бүләкләү булачак.

Иң күп кеше диктант язган мәйдан буларак КФУ Л.Толстой исемендәге Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты аталды. Барлыгы 355 кеше биредә үз грамоталылыгын сынаган. Иң яшь — 14 яшьлек катнашучы да диктантны биредә яза. Быел Татарстан инициативаны хуплапр, чит ил гражданнары өчен махсус мәйдан булдыра. Анда Кытай, Иран, Венгрия, Мисыр кешеләре диктант яза.

Шулай ук иң еш очрый торган хата буларак туры сөйләм булган җөмлә аталган. Пунктуацион хаталар да шактый була. Орфографик яктан «Палисадник», «Времени был в обрез», «Чересчур» сүзләрен һәм гыйбарәләрен язганда хаталар киткән.

Татарстанда һәр елны диктантны дәрәҗәле кешеләр укый. Быел Татарстан Премьер-министры урынбасары Ләйлә Фазлыева аны КФУ мәйданында укыды. Ә Татарстан Дәүләт Советы депутаты Анастасия Исаева бу эшне Халыклар дуслыгы йортында башкарган.

Оештыручыларның теләкләре киләсе елга акциягә Татарстанның 30-35 районында 5 мең катнашучы җыю һәм алга таба бөтен Татарстанны тарту.